Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырып, «Административ-көнкүреш корпусы булган сәнәгый торбаүткәргеч арматура җитештерү буенча эш корпусы» объектының әзер булуын раслады.
Объект Яр Чаллы шәһәренең «Төзелеш» юлы сәнәгать зонасында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 8000 кв. метр тәшкил итә. Проектта офис бүлмәләре булган эш һәм административ-көнкүреш корпусы каралган. Шул ук вакытта бинаның эчке күренеше заманча архитектура чишелешләре нигезендә башкарылган. Аерым алганда, административ-көнкүреш корпусы композициясенең нигезе – атриум.