2024 елның 25 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Бөтендөнья хезмәтне саклау көне» темасына семинар үткәрде. Быел ул «Климат үзгәрүенең куркынычсызлыкка һәм хезмәт гигиенасына йогынтысы» шигаре астында уза.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Арчада Б. Урманче урамындагы 18 нче йортта урнашкан яңа торак йортына актыккы тикшерү уздыра.
Бу язгы көннәрдә өмәләр Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, үткәрелә. Чараның максаты – торак пунктларда һәм шәһәр яны территорияләрендә экологик хәлне яхшырту.
2024 елның 14-19 маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы узачак.
2024 елның 22 апрелендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданчыгында Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашу узды.
2024 елның 26 апрелендә 12.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасының 293 ачык мәйданчыгында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант узачак.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе С.П. Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесенең реконструкцияләнгән җитештерү-җылыту котельныена актыккы тикшерү уздыра.
2024 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Татарстанда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар узачак. ТР Министрлар Кабинетының 15.02.2024 ел, № 312-р боерыгы нигезендә, әлеге тәкъдим җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын республика эшчәнлегенең барлык өлкәләренә чыгару максатында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.
Казанның Идел буе районында Коллекторная урамында урнашкан реконструкцияләнгән «Приволжская» 110 кВ ПС карата ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе башланды.
2023 ел йомгаклары буенча, билгеләнгән тәртипкә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Раис каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Советның кадрлар буенча комиссиясе дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында карар кабул итте.