ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2020 ел
җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Татарстанның Зеленодольск районы, Осиново авылында универсаль спорт залында барган төзелеш эшләрен тикшерде.

Хәзерге вакытта объектта төзү-монтаж эшләре, инженер-техник тәэмин итүнең тышкы һәм эчке челтәрләрен урнаштыру, территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Проект нигезендә, яңа универсаль спорт залында массакүләм спорт төрләре: баскетбол, волейбол, мини-футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралган. Бинада киенү-чишенү, душ бүлмәләре, тренажерлар мәйданчыгы бар. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 12025 квадрат метр тәшкил итә.

Тикшерү узган вакытта кисәтүләр ачыкланмаса, киләсе этапта әлеге объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

Төзүче оешма объектны 2020 елның ноябрь ахырында тапшырырга планлаштыра.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Петр Полушкин урамындагы «Седьмое небо» торак комплексында урнашкан, 220 урынга исәпләнгән 187 номерлы «Киләчәк» («Будущее») балалар бакчасының төзелеп бетүе турындагы хәбәр буенча тикшерү үткәрә башлады. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.

Комплекслы тикшерү кысаларында, расланган проект документациясе буенча, мәктәпкәчә учреждениегә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча мониторинг үткәрелде.

Яңа бинада инспекторлар янгын вакытында сигнализация һәм хәбәр итү системаларының, төтен суырту системаларының эшкә сәләтлелеген, сигналның янгын сагы пультына барып җитүен тикшерде.

Инспекторлар санитар нормаларны үтәүгә аеруча игътибар итте – санитар-техник җиһазларның тулы җыелмасы һәм аларның дөрес итеп урнаштырылуы, биналарның эчке бизәкләү эшләре, уку зоналарында уен биналарының яктыртылуы, медицина һәм дезинфекция җайланмалары булу-булмавы каралды.

Бинада 12 төркем проектланган. Балалар бакчасының беренче катында ясле яшендәге балалар өчен төркем ячейкалары, азык-төлек блогы, медицина кабинеты урнашкан. Икенче катта музыка залы, урта һәм өлкән яшьтәге балалар өчен төркем ячейкалары, административ бүлмәләр урнашкан. Урамда күләгәле әвеслекләр белән мәйданчыклар урнаштырылган, кече архитектура формалары белән уен мәйданчыклары җиһазландырылган, куаклар утыртылган, газон ясалган.

 «Татарстанда төзелә торган социаль объектларны без аерым контрольдә тотабыз. Балаларның куркынычсызлыгы барыннан да мөһимрәк. Балаларга заманча бинада уңайлы булачак. Яңа балалар бакчасы ачылу белән биредә яшәүчеләрнең балаларын йорт янындагы мәктәпкәчә учреждениегә йөртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.

Бинаның гомуми мәйданы 3738,7 квадрат метр тәшкил итә. Балалар бакчасы типик проект буенча төзелгән, әмма махсус мәктәпкәчә учреждение өчен интерьерның уникаль дизайны кулланылган. Һәр төркем ячейкасының үз исеме бар: «төзүчеләр», «коткаручылар», «почемучки» һ.б. Балалар бакчасында хәтта космос почмагы да бар, анда кояш системасы планеталары һәм йолдызлыклар белән танышырга мөмкин. Шулай ук мәктәпкәчә учреждениедә билгеле бер чикләмәләре булганнар өчен лифт һәм куркынычсызлык зонасы да бар.

Тикшерү узган вакытта кисәтүләр ачыкланмаса, киләсе этапта әлеге объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Бу исә объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә, шуннан соң 220 сабый балалар бакчасына йөри башлаячак.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда, алданган өлешчеләр проблемасын тулысынча хәл итү өчен, 2021 елда республикада озак гамәлгә ашырыла торган барлык төзелешләрне вакытыннан алда тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта республиканың Төзелеш министрлыгында һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта күзәтчелек инстанциясе «Молодежный» торак комплексындагы тикшерү эшләрен төгәлли, әлеге объект Казанда өлешле төзелеш өлкәсендә проблемалы объектларның берсе булып тора иде. Озак төзелгән объекттагы өч корпусның берсе файдалануга тапшырылган инде. 190 фатирга исәпләнгән икенчесендә төзелеш эшләре финиш сызыгына чыккан.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә әйтүләренчә, бүгенге көндә проблемалы объектларның бердәм реестрында республикадан озак төзелә торган 17 объект бар.

ТР Өлешчеләргә ярдәм фонды мәгълүматларына караганда, бу ел ахырына Казанның «Молодежный» торак комплексында урнашкан йорт хуҗалары фатир ачкычлары алачак, ике йорт − Питрәч районында һәм берсе Алабугада файдалануга тапшырылачак.

«Известия Татарстана»


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Нокса авышлыгында урнашкан «Молодежный» торак комплексының икенче йорты – Казанда өлешле төзү буенча проблемалы объектларның берсендә комплекслы тикшерү үткәрде. 16 катлы йортны берьюлы берничә юнәлештә: төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженер челтәрләрен монтажлау (җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, вентиляция, канализация), санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерделәр.  

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләренә төтен суыртуның яңа системасының ни дәрәҗәдә эшкә сәләтле булуын күрсәттеләр. Моның өчен төзүче оешма тарафыннан ясалма янгын оештырылды. Аның барышында янгын датчикларының, төтенне чыгару системаларының автомат рәвештә эшли башлавы, торак өлеш коридорында һәм лифт шахталарында һава терәге тикшерелде. 

Элегрәк уздырылган тикшерү барышында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төтен суырту системасы буенча кисәтүләр булуын ачыклаган иде. 2011 елда, йорт төзелеше башланган чорда әлеге система монтажлау проектында каралмаган булган, чөнки мондый таләпләр юк иде. Ул вакытта инспекторлар закон бозу очрагын бетерү турында күрсәтмә чыгарган. Хәзер мәсьәлә тулысынча хәл ителгән – йорт төтенне суырту системасы белән җиһазландырылган. Әмма моның өчен яңа төзүче оешмага проект документациясен үзгәртергә, экспертиза үткәрергә, бүлге плитәләрдә тишекләр ясарга һәм хәтта бу плитәләрнең конструкцияләрен көчәйтергә туры килгән.

Тикшерү узган вакытта кисәтүләр ачыкланмаса, киләсе этапта әлеге объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Бу исә йортны файдалануга тапшырырга һәм алданган 190 өлешчене күптән көтелгән фатирларга күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Молодежный» торак комплексында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахрыгы тикшерүе 12 октябрьдә төгәлләнергә тиеш.

Исегезгә төшерик, «Молодежный» торак комплексында төзелә башлаган йортлардагы эшләр 2018 елда яңартылды. Өч йорт: 1нче, 2нче, 5нче позицияләр төзелеп бетмәгән иде.  Корпусларның берсе 2019 елда файдалануга тапшырылды. 190 фатирлы икенче йортта төзелеш эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта 323 фатирлы бишенче корпуста да төзү-монтаж эшләре бара, аны 2021 елда тапшырырга планлаштыралар. 

Яр Чаллы шәһәренең 565/06 һәм 65/10 номерлы йортлары ТР Проблемалы объектларның бердәм реестрыннан алынган. Әлеге объектлар 2020 елның августында файдалануга тапшырылган.

ТР Проблемалы объектларның бердәм реестрында барлыгы 17 проблемалы объект бар.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда, Казанда һәм Түбән Камада урнашкан тагын дүрт йортны әлеге реестрдан чыгару эшләре алып барыла.

Татарстанда чынлыкта 12 проблемалы объект урнашкан.

Ел ахырына кадәр, шулай ук, Казан шәһәренең «Молодежный» торак комплексындагы 2 номерлы йорт, ТР Питрәч районының Көек авылындагы 13 номерлы йорт, ТР Питрәч районының Көек авылындагы 14 номерлы йорт, Алабуга шәһәренең Меңъеллык урамы буенча 1 номерлы йорт объектлары буенча өлешчеләрнең хокукларын торгызу планлаштырыла.

Калган йортларны 2021 елда төзеп бетерәчәкләр. 

«Казанские ведомости»


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле төзелеш тармагы ветераннары! Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!

Бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итегез! Бу бәйрәм көнендә без сезнең төзелеш индустриясен үстерү өлкәсенә керткән өлешегез турында искә алабыз һәм рәхмәт белдерәбез.

Сезнең һәркайсыгыз Татарстанны үстерү өчен үзен аямыйча хезмәт куйган. Сез куйган тырышлык нәтиҗәсендә республика төзелешенең сыйфатлы һәм ышанычлы булу дәрәҗәсен арттыру мөмкин булды. Бу эшләрдә катнашып килүегез шәһәрләрне һәм Татарстан инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итте.

Сезнең белем, сезнең профессиональлек һәм сезнең тәҗрибә белемле белгечләрнең яңа буынын тәрбияләүдә өлге булып тора. Сез һәрвакыт традицияләрне саклап килдегез һәм остаз булдыгыз. 

Әлеге бәйрәм көнендә ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен кабул итегез, сез куйган хезмәткә, туган төбәккә булган мәхәббәтегезгә хөрмәт белдерәбез. Бүген дә күңелләрдә сез позитив һәм фидакарь төзүче булып кала бирәсез, дип ышанабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез! Янәшәгездә һәрчак кайгыртучы якыннарыгыз һәм туганнарыгыз, оныкларыгыз һәм оныкларыгызның балалары яратуларын белдереп торсыннар! 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Ф. Сафиуллин.

Түбән Каманың Борок авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы булган күпфункцияле үзәк төзелеше тәмамланган. Татарстанның Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документларының ярашлы булуы турында бәяләмә бирде. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.

Проект документациясе нигезендә, башлангыч мәктәп 14 урынга исәпләнгән. Бинада ике уку сыйныфы, укытучылар бүлмәсе, гардероблы вестибюль, санузеллар каралган.

Балалар бакчасы 15 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен, йокы, буфет һәм бәдрәфле төркем ячейкасы бар. Урамда нәниләр өчен уен мәйданчыгы булдырылган. 

Моннан тыш, үзәк бинасында укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен гомуми ашханә, шулай ук азык-төлек цехы оештырылган. Шулай ук универсаль бина да бар, аны спорт һәм актлар залы буларак файдаланырга мөмкин, китапханә бар. Бинаның гомуми мәйданы 616,7 кв. метр тәшкил итә.  

Алты ел элек авылда 1938 елда төзелгән мәктәпне япканнар. Иске бинаны ремонтлап булмаган, өстәвенә, ул белем бирү процессы өчен дә яраклы булмаган. Бу уку елы ахырына кадәр укучылар Сухаревога яки Түбән Камага укырга йөри торган булганнар.

Яңа үзәк төзелеше республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырылган. Объект Борок авылының Горький урамындагы 8 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Саба районында роботлаштырылган «Шинар» сөт комплексы проект документларының таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Чулпыч авылы янындагы югары технологияле яңа комплекс 2,4 мең баш савым сыерына исәпләнгән. Агросәнәгать комплексы объекты төзелеше ике этапта узган. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка ярашлылык турында бәяләмә бирде. 

Проект нигезендә, беренче этап кысаларында, 548 терлеккә исәпләнгән сыер абзары, 262 урынлы бозау абзары, 370 урынга исәпләнгән яшь бозаулар бинасы каралган. Икенче этап кысаларында сөт блогы, 428 урынлы сыерлар бинасы, печән һәм салам саклау мәйданчыгы, катнаш азык склады, су алу скважинасы, су манарасы, санитар тикшереп кертү урыны һәм башка бүлмәләр төзелгән.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Дәүләт хезмәткәре коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итүенең барлык очраклары турында да эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына хәбәр итәргә бурычлы.

Коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи (хезмәт) бурычы булып тора (әлеге фактлар буенча тикшерү уздырылган яки үткәрелә торган очраклардан тыш).

Дәүләт хезмәткәренең югарыда күрсәтелгән вазыйфаи (хезмәт) бурычын үтәмәве аны дәүләт хезмәтеннән азат итүгә яки аны Россия Федерациясе законнары нигезендә башка төр җаваплылыкка тартуга китерә торган хокук бозу очрагы булып тора.

Эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына үзен коррупциячел хокук бозу кылуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары, башка дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан кылынган коррупциячел хокук бозу, керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләрнең тапшырылмавы яки төгәл булмаган белешмәләр тапшырылу очраклары турында хәбәр иткән дәүләт хезмәткәре Россия Федерациясе законнары нигезендә дәүләт тарафыннан яклана («Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 9 статьясы).

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2020 елның август өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2484587.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә таба аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International