Балык Бистәсе районында балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районында төзелгән 50 урынлы яңа балалар бакчасы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Мәктәпкәчә учреждение республика бюджеты хисабына төзелгән.

Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә. Биредә уен, йокы бүлмәләре, буфет һәм бәдрәф, шулай ук музыка һәм физкультура заллары бар. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Бинаның гомуми мәйданы 890,2 кв. метр тәшкил итә. Балалар бакчасы Биектау авылында Сафиуллин урамы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International