Фәрхетдинов Зәйтүн Хәләф улына Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе исеме бирелде

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе Фәрхетдинов Зәйтүн Хәләф улына «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән исем бирелде. 

Зәйтүн Хәләф улы дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында 2007 елдан бирле эшли. 2017 елда ул Инспекциянең Яр Чаллы шәһәрендәге Төньяк-Көнчыгыш территориаль органын җитәкли. Ул республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактаулы исемгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International