Мамадышта тиздән универсаль спорт залы ачылачак

2020 елның 11 декабре, җомга

Мамадышта төзелгән яңа универсаль спорт залы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Яңа спорт комплексында яшәүчеләр баскетбол, волейбол һәм мини-футбол белән шөгыльләнә алачак. Бинада киенү-чишенү, душ бүлмәләре, тренажерлар мәйданчыгы бар. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 12025 квадрат метр тәшкил итә. Объект республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән, аның нигезендә 2020 елда Буа, Зеленодольск (Осиново бистәсендә), Мамадыш, Сарман, Тукай, Кукмара районнарында алты универсаль спорт залын ачу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International