Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин 2020 елда төзелеш тармагында дәүләт күзәтчелеге темасын актив яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
Илфарт Сафиуллин билгеләп үткәнчә, 2020 ел Татарстан АССРның 100 еллыгы – юбилей билгесе астында узды. Татарстанның йөзе яңарды.
«100 еллыгына республикада бик күп әһәмиятле объектлар барлыкка килде, зур эш башкарылды. Безнең хезмәткәрләр, күз алдыбызда тарих барлыкка килүен аңлап, сыйфатлы эшләделәр. Балалар алдында оят булмасын өчен. Быел төзелгән биналар 30-40 елдан соң да торырга һәм сөендерергә тиеш. Ә без моны күзәтеп тордык дип әйтә алабыз», – дип билгеләп үтте Илфарт Сафиуллин.
Беренче урынбасар сүзләренә караганда, агымдагы датага республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында күп санлы социаль объектлар төзелгән. Узган вакыт эчендә Татарстан буенча 359 ярашлылык турында бәяләмә бирелгән, шуларның 115 – яңа күпфатирлы торак йортларга, 28 – мәгариф объектларына (мәктәпләр һәм балалар бакчалары), 18 – спорт объектларына, 6 – медицина учреждениеләренә.
2020 елның 11 аенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш объектларының проект документларына туры килүе буенча 3296 тикшерү үткәргән. Хәзерге вакытта 1 108 объект ведомство күзәтүендә тора. 1249 күрсәтмә чыгарылган, административ хокук бозулар турында 1343 беркетмә төзелгән.
Юбилей елында «Демография» илкүләм проекты буенча балалар бакчалары һәм «Мәгариф» илкүләм проекты буенча мәктәпләр төзү өстенлекле юнәлеш булды. Барлыгы 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә һәм 7 мәктәпкә проект документларының туры килүе турында бәяләмә төзелгән һәм бирелгән.
Ярашлылык турында бәяләмә бирелгән иң масштаблы проектларның берсе – Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, ул татарстанлылар өчен covid-19 авырулары өчен рекордлы срокларда төзелгән. Шулай ук иң зур объектларның берсе – Алабуга һәм Казанда полилингваль мәктәпләр, иң мөһим транспорт артериясенең беренче участогы – Зур Казан боҗрасы.