Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин ведомствога нигез салуда катнашкан ветераннар белән очрашты. Ул җыелучыларга күпьеллык хезмәтләре һәм җәмәгать тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ветераннарны сәламләп, Илфарт Сафиуллин инспекцияне торгызуның мөһим этаплары турында сөйләде.
«Татарстан АССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы тарихы 1920 елда башлана. Ул вакытта Дәүләт корылмаларының Татарстан комитеты төзелә. Бу төзелешнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын күзәтү белән шөгыльләнүче ТАССРдагы беренче оешма була. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре үз хезмәтләре белән төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш керткән, димәк, республиканың 100 еллык тарихын үстерүгә, туган ягыбызны ямьләндерүгә дә өлеш керткән», – дип сөйләде җыелган кешеләргә Илфарт Сафиуллин.
Очрашу ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды. Чара барышында ветераннарга бүләкләр – «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләре һәм республиканың бер гасырлык юбилеена чыгарылган «ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы чорлары» дигән китаплар тапшырылды.
Басмада Татарстанның төзелеш тармагындагы тарихи этаплар, ТАССР төзелгәннән алып бүгенге көнгә кадәр күзәтчелек ведомствосын үстерү, инспекция хезмәткәрләре турында сөйләнә. Китапны төзегәндә ТР Дәүләт архивы документлары, инспекция архивыннан фотоматериаллар, тармак ветераннарының хикәяләре кулланылган.