Агымдагы елда Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары төзелеш мәйданчыкларында меңнән артык капиталь төзелеш объектын маска режимы үтәлеше буенча тикшергән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әнә шундый мәгълүмат җиткерде.
«Битлекләр булмаганда, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы буенча административ беркетмәләр төзи. 39 административ штраф салынды, хәзерге вакытта алты эш судка тапшырылды», – дип сөйләде ул.
«Төзүче оешмаларны тикшерү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында үткәрелә», – дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика территориясендә төзүче оешмаларга карата тикшерүләр чикләнгән чаралар гамәлдә булган чорда кыскартылган иде. Күчмә тикшерүләрнең бер өлешен документар тикшерүләргә алыштырылды.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кичә Казанның «Салават күпере» торак комплексында урнашкан 3-6 номерлы яңа торак йортка проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.
Объект ярашлылык турында бәяләмә алды. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 340 гаиләгә көтеп алынган фатирларына күчерергә мөмкинлек бирәчәк. 17 катлы бинаның гомуми мәйданы 21891,7 кв. метр тәшкил итә. Ул комплексның 3 нче кварталында Нурихан Фәттахов урамында урнашкан. Йорт территориясе төзекләндерелгән – балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары каралган, агачлар һәм куаклар утыртылган.
Казанның Совет районында 220 урынлы яңа балалар бакчасы төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсе алды. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.
Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
2020 елның 10 аенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш объектларында проект документларының туры килү-килмәве буенча 2903 тикшерү үткәргән. Хәзерге вакытта 1 108 объект ведомство күзәтүендә тора. 1150 күрсәтмә чыгарылган, административ хокук бозулар турында 1187 беркетмә төзелгән.
«Барыннан да ешрак, кулланыла торган төзелеш материалларын алмаштыруга бәйле рәвештә, башкарылган эшләр расланган проект документациясенә туры килми, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов. – Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, төзүчеләрне шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен штраф яки кисәтү көтә».
Бүгенге көндә күзәтчелек органы тарафыннан проект документларының туры килүе турында барлыгы 294 бәяләмә бирелгән. Алар арасында 95се – күп фатирлы торак йортларга карата.
Шуның белән беррәттән, ведомство инспекциясе өлешле төзелеш буенча проблемалы 5 йортка да ярашлылык бәяләмәсе бирде. Казанның «Молодежный» торак комплексы, Питрәч районындагы ике йорт һәм Чаллыдагы ике йорт турында сүз бара. Хәзер Чаллыда алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителгән.
Бүген, 27 ноябрьдә, ТР прокуратурасында узган семинар киңәшмәсендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Данил Сергеев республикада өлешле төзелеш өлкәсендә контрольне (күзәтчелекне) гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Казанда узган чарада шәһәр һәм район прокурорлары, шулай ук республиканың контрольлек итүче органнары вәкилләре катнашты. Фикер алышу предметы булып өлешле төзелеш өлкәсендә федераль законнарны үтәү, проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ведомствоара хезмәттәшлек итү торды.
Данил Сергеев өлешле төзелеш өлкәсендә җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлешен тикшереп тору нечкәлекләре турында сөйләде.
Семинарда шулай ук коронавирус пандемиясе аркасында чикләү чаралары гамәлдә булган чорда прокуратура һәм контрольлек итүче органнарның үзара хезмәттәшлеге һәм төзүчеләргә карата тикшерүләрне кыскарту мәсьәләләре дә каралды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың бер гасырлык юбилеена багышланган балалар рәсем конкурсын үткәрде.
Конкурста төрле яшьтәге балалар зур кызыксыну белән катнашты. Балалар республикабызның истәлекле урыннарын, Татарстан символларын, татар әкиятләре персонажларын ясаган иде.
Конкурсның максаты – балаларда үз халкының традицион мәдәниятен үзләштерү һәм саклау өчен шартлар тудыру, үз Ватаныңа карата игътибарлы һәм җаваплы караш тәрбияләү.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Мамадыш шәһәрендә универсаль спорт залы төзелешенең тәмамлануы турында хәбәр килде. Объект төзелеше республика бюджеты хисабына алып барылган.
Объектта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе үткәреләчәк, аның барышында күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең проект документларына туры килүен тикшерәчәк.
Тикшерү барышында автоматик янгын куркынычсызлыгы системасын тикшерүгә һәм санитар нормалардагы таләпләр үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк. Белгечләр шулай ук инженер инфраструктурасы белән тәэмин ителешне дә тикшерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, яңа спорт комплексы футбол, бадминтон, волейбол уеннары өчен билгеләнгән. Икенче катта тренажер залы бар. Хәзерге вакытта объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Тикшерү барышында капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.
Әлмәттә элеккеге шәһәр универмагы урынында төзелгән күпфункцияле үзәк төзелеше тәмамланган. Иҗтимагый мәдәни үзәк Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларына туры килүе турында уңай бәяләмә алды. Бина заманча төзелеш нормаларына туры килә. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Бина шәһәр үзәгендә урнашкан. Аның диварларын перфорацияләнгән асылмалы фасад бизи, ул төбәкнең геологиясе– Әлмәттә нефть катламнарының эзлеклелеген стильләштерү турында искәртеп тора.
Проект буенча биш катлы бинада мәгълүмати-күргәзмә пространствосы, интерактив фәнни-техник үзәк, өстәмә белем бирү үзәге, лингвистика үзәге, концертлар, кино күрсәтү, конференцияләр һәм төрле чаралар өчен күпфункцияле зал каралган.
Күпфункцияле комплексны төзүче – «Татнефть».
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның сентябрендә төзелә торган иҗтимагый үзәктә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып киткәг иде, әмма комплексны рәсми ачу тантанасы булмаган әле. Күпфункцияле үзәк якын арада ишекләрен ачачак.
Казанда түбәсендә парк булган торак комплексы төзелгән. Объект проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.
Күпфатирлы йорт Новаторлар урамында урнашкан. Проект буенча торак комплексы түбәсендә парк белән күзәтү мәйданчыгы каралган. Халыкның саф һавада ял итү, йорт территориясен ташлап китмичә генә панорамалы күренеш белән хозурлану мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Алабугада социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән 105 фатирлы яңа торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Ярашлылык бәяләмәсе объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә, шуннан соң 105 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын алачак һәм өй туен билгеләп үтәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, йорттагы 26 фатир ятим балалар өчен каралган.
Биш катлы торак йортның №2-22-6 позицияләре Алабуга шәһәренең Танайка микрорайонында урнашкан. Йорт янындагы территория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы булдырылган.