ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Ф. Сафиуллинның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2021 елның 5 марты, җомга

Сөйкемле һәм гүзәл хатын-кызлар!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән Халыкара хатын-кызлар көне белән иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Хатын-кыз – гүзәллек, зирәклек һәм энергия чагылышы. Сез тормышның бизәге булып торасыз, аны мәгънә, шатлык һәм җылылык белән тулыландырасыз. Сезнең ярдәм белән әйләнә-тирә дөнья үзгәрә.

Бу матур язгы көндә Сезгә һәрчак гүзәл һәм сөекле булып калуыгызны телибез! Хатын-кыз бәхете Сезгә, күңелегездә – даими гармония, йөрәктә чын мәхәббәт булсын! Сезне бары тик яраткан кешеләр һәм тугры дуслар гына уратып алсыннар! Сезгә күп шатлык, илһам чыганагы һәм сөенечле бүләкләр телибез!

Хөрмәт белән, ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы

И.Ф.Сафиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International