Әлмәт шәһәрендә социаль ипотека программасы буенча 120 фатирлы йорт төзелеше тәмамланган

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Төзелешнең тәмамлануы турындагы хәбәр нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре «Западные ворота» микрорайонындагы торак йортның 19 нчы позициясенә ахыргы тикшерү уздырды. Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады.

16 катлы йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына алып барылган.

Проектта 120 (60 бер бүлмәле һәм 60 ике бүлмәле) фатир каралган. Бинаның гомуми мәйданы – 9253,60 кв.метр. Фатирлар чисталап төзекләндерелгән: обойлар ябыштырылган, линолеум җәелгән, сантехника, электр плитәләре урнаштырылган.    

Беренче катта бинаның вестибюле, электрощит, янгын посты, лифт холлы, гомуми мәйданы 365,28 кв. метр булган ике офис бинасы урнашкан.

Керү төркемнәрендә халыкның хәрәкәте чикләнгән төркемнәре өчен ике тамбур, пандуслар каралган.

Йорт яны территориясен төзекләндергәннәр: яңа ишегалдын балалар һәм спорт мәйданчыклары, өлкәннәр өчен ял итү зонасы белән җиһазлаганнар, кече архитектура формалары урнаштырылган, тротуарлар һәм җәяүлеләр өчен юллар салынган.

«Ахыргы тикшерүнең уңай нәтиҗәләре төзүчегә проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алу өчен Инспекция адресына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International