Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүматлар белән идарә итү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзелгән

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүматлар белән идарә итү системасын формалаштыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзү турындагы боерыкка кул куйган.

Яңа структура бердәм алымнар эшләү һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүматлар белән идарә итү буенча тәкъдимнәр формалаштыру белән шөгыльләнәчәк. Сүз, аерым алганда, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә мониторингны автоматлаштыру турында бара.

Россия Хөкүмәтенең мондый мониторинг нәтиҗәләрен оператив күрә алуы әлеге мөһим өлкәдә идарә итү карарларын кабул итүнең сыйфатын һәм тизлеген арттырачак.

Ведомствоара эшче төркемне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко җитәкләячәк.

Аның составына Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Ольга Чепурина, Россия Хөкүмәтенең Җайга салу сәясәтен тәэмин итү департаменты директоры Евгения Боженова, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев, Росздравнадзор җитәкчесе Алла Самойлова, Росаккредитация җитәкчесе Назарий Скрыпник, Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев, Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International