Татарстанда «Забота» цифрлы платформасын эшләтеп җибәрделәр, аның ярдәмендә социаль ярдәм чараларын алырга мөмкин. Әлеге кушымтадан iOS һәм Android операцион системаларындагы җайланмалар файдалана ала.
Платформада инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, балага айлык пособие, балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең төп һәм өстәмә компенсацияләре, күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, күпбалалы гаиләләргә юлда йөрү өчен субсидияләр, күпбалалы гаиләләргә даруларга субсидияләр һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен ЕДВ кебек социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бар. 2021 ел дәвамында социаль ярдәм чараларының саны 15кә кадәр артачак.
Платформа түләүләр алуга гариза тапшырганда вакытның 20 процентына кадәр янга калдырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта кулланучыларга мәгълүматларны да мөстәкыйль күрсәтергә туры килмәячәк: алар барысы да автомат рәвештә тутырылачак. Моннан тыш, сервис цифрлы профильдә саклана торган мәгълүматтан чыгып ярдәм итүнең кулай чаралары турында хәбәр итәчәк.
Кушымта ярдәмендә бирелгән гаризаның статусын күзәтеп торырга һәм түләү алу вакытын төгәл белергә мөмкин булачак. Платформага кертелгән калькулятор түләү суммасын исәпләргә мөмкинлек бирәчәк. Аларны алу өчен банк картасын бәйләргә була.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы