Яңа ел һәм Рыштуа бәйрәмнәре уңаеннан традицион рәвештә бүләк бирү һәм бүләк алуны тыюны үтәү кирәклеге турында искә төшерәбез.
Бүген, 22 декабрьдә, «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында яшь рәссам Вероника Кононова үзе теләгән бүләк – мольберт алды. Кыз бала Удмуртия Республикасының Сюмси авылында яши һәм бик тә рәсем ясарга ярата.
Ел ахыры – Яңа ел бәйрәмнәрен көтү генә түгел, аңа йомгак ясау да. Төзелеш тармагы хезмәткәрләренең дә әйтәсе сүзләре бар, чөнки туктый белмәгән гомуми пандемия шартларында узган бер ел вакыт җиңел генә бирелмәде.
2021 елның 20 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төп офисындагы киңәшмәләр залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Яңа ел якынлаша. Ел саен Россиядә бәйрәм алдыннан «Теләкләр чыршысы» дигән ихтыяри федераль чара уздырыла.
2021 елның 20 декабрендә 10 сәгатьтә төп офисның киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак.
♦ РИШВӘТЧЕЛЕККӘ АРАДАШЧЫЛЫК ИТҮ
Ришвәт бирү еш кына арадашчы ярдәмендә башкарыла, бу үзе үк мөстәкыйль җинаять булып тора. Ришвәтчелеккә арадашчылык итү (Россия Җинаять кодексының 291.1 статьясы) ришвәт бирүче яисә ришвәт алучы йөкләмәсе буенча ришвәтне турыдан-туры бирү яисә ришвәт бирүчегә һәм (яисә) ришвәт алучыга алар арасында ришвәт алу һәм бирү турында килешүгә ирешүдә яисә аны тормышка ашыруда шактый күләмдә башкача ярдәм итүдән гыйбарәт. Россия Җинаять кодексының 290 статьясына искәрмә нигезендә ришвәтнең шактый күләме дигәндә хакы егерме биш мең сумнан артып китә торган акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр, башка төрле мөлкәти хокуклар аңлашыла.
15 декабрьдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов рәислегендә төзүчеләр белән киңәшмә узды.
Казанның «Салават күпере» торак районының 1 нче кварталында Нурихан Фәттах урамында урнашкан 1-7 номерлы йортта ТР ДТК инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү уздырыла.
♦ КОРРУПЦИЯГӘ БӘЙЛЕ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Ришвәтчелеккә каршы тору һәм халыкара бурычларны үтәү максатында Россия Федерациясенең Җинаять Кодексы «коррупция» төшенчәсенә кергән бер төркем җинаять кылган өчен җаваплылык билгели.