♦ КОРРУПЦИЯГӘ БӘЙЛЕ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Ришвәтчелеккә каршы тору һәм халыкара бурычларны үтәү максатында Россия Федерациясенең Җинаять Кодексы «коррупция» төшенчәсенә кергән бер төркем җинаять кылган өчен җаваплылык билгели.
Коррупцияле җинаятьләр кылган өчен нинди җинаять җаваплылыгы янаганын, Закон аны кемгә һәм күпме күләмдә билгеләргә кушуын аңларга кирәк.
Россия Федерациясенең Җинаять Кодексында ришвәт бирү һәм ришвәт алу, шулай ук ришвәтчелеккә арадашчылык итүдән гыйбарәт булган берничә җинаятьне колачлаган ришвәтчелек өчен иректән мәхрүм ителүгә кадәр җинаять җаваплылыгы каралган.
Ришвәт алган яки ришвәт биргән зат кына түгел, ришвәтне ришвәт алучыга тапшыручының да закон каршында җавап тотканын аңларга кирәк. Икенче төрле әйткәндә, ришвәт арадашчы аша тапшырылса, ришвәтчелеккә арадашчылык иткән өчен ул да җинаять җаваплылыгына тартыла.
Ришвәт алган, ришвәт биргән, ришвәтчелеккә арадашчылык иткән өчен җаваплылык вазыйфаи зат тарафыннан ришвәт алу вакытына бәйсез рәвештә, ришвәт бирүче яки ул эш иткән затлар файдасына хезмәт вазыйфасы буенча эш башкаруга (башкармауга) кадәр һәм аннан соң, шулай ук күрсәтелгән эшләр (бернәрсә дә эшләмәү) ришвәт белән алдан бәйләнгән яисә вазыйфаи зат белән аларны башкарган өчен ришвәт бирү турында алдан килешенгәнлеккә бәйсез рәвештә башлана.
Акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка мөлкәт белән беррәттән законсыз рәвештә мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр һәм мөлкәти хокук бирүләр дә ришвәтчелек белән коммерциячел сатып алуның предметы була ала. Законсыз рәвештә мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр дигәндә вазыйфаи затка ришвәт рәвешендә төрле мөлкәти табыш бирүне, шул исәптән мөлкәти бурычлардан азат итүне (мисал өчен, түбәнәйтелгән процент ставкасы белән кредит бирү, бушлай яки арзан бәядән туристик юллама бирү, фатирга ремонт ясау, бакча төзү, вакытлыча куллану өчен милек, аерым алганда автотранспорт тапшыру, бурычны кичерү яки башка кешеләр каршында бурычны башкару) аңларга кирәк. Мөлкәти хокукларны тапшыру, мисал өчен, фатирга, йортка, бакчага милек хокукы; бурычлыдан таләп итү хокукы, интеллектуаль милек объектларын куллану хокукына ташлама ясау һ. б.
Ришвәт яки коммерциячел сатып алу сыйфатында бирелгән милек, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр яки бирелгән мөлкәти хокуклар яклар тарафыннан китерелгән дәлилләр нигезендә, шул исәптән, кирәк булса, белгеч бәяләмәсе нигезендә акчалата бәя алырга тиеш.
Россия Федерациясенең Җинаять Кодексында коррупцион юнәлештәге җинаятьләр өчен түбәндәге төрдәге җәзалар каралган:
> штраф;
> билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеү;
> мәҗбүри эшләр;
> иректән мәхрүм ителү;
> билгеле бер срокка иректән мәхрүм ителү.
Җинаять җаваплылыгы ришвәт күләменә бәйле рәвештә дифференциацияләнә:
- шактый күләмдә (25 мең сумнан 150 мең сумга кадәр);
- зур күләмдә (150 мең сумнан миллион сумга кадәр);
- аеруча зур күләмдә (миллион сумнан артык).
Ришвәт алу – коррупцион юнәлештәге иң авыр җинаять. Аның иң төп куркынычы, хокук бозучы ришвәтче саналган гаепле затның хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, дәүләт хезмәте яки җирле үзидарә органнарында хезмәт мәнфәгатьләренә каршы килеп баюыннан гыйбарәт.
РИШВӘТ АЛУ
Ришвәт алу (Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 290 статьясы). Бу җинаять, әгәр мондый гамәл кылу (гамәл кылмау) вазыйфаи затның хезмәт вәкаләтләренә кергән очракта яисә ул вазыйфасы буенча мондый гамәл кылуга (гамәл кылмауга) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган очракта, вазыйфаи затның шәхсән үзе, чит ил вазыйфаи затының яисә гавами халыкара оешмасының вазыйфаи затының яки арадашчы аркылы ришвәт бирүче яисә ул тәкъдим итә торган затлар файдасына гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән төрле мөлкәт яисә мөлкәти характердагы байлыклар кебек ришвәт алуыннан гыйбарәт.
Ришвәт алган өчен җаваплылыкка килгәндә, моның өчен төрле җәза каралган, бу үз чиратында, җинаять кылуның шартларын, гаепле затның шәхесен дә исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Ришвәт алган өчен иң йомшак җәза булып – штраф, иң катгый җәза булып 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү тора. Моннан тыш ришвәт алган өчен суд гаепләнүчене 15 елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин.
РИШВӘТ БИРҮ
Ришвәт бирү (Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 290 статьясы) теләсә-кемгә түгел, ә законда саналган субъектларга – вазыйфаи затка, чит ил вазыйфаи затына яисә гавами халыкара оешмасының вазыйфаи затына шәхсән яки арадашчы аша ришвәт бирүдән гыйбарәт.
Закон чыгаручы моның иң йомшак җәза дип – штрафны, иң катгый җәза дип 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителүне билгели. Моннан тыш ришвәт алган өчен суд гаепләнүчене 10 елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин.
Закон чыгаручы бу гамәл өчен кызыксындыру нормасын да билгели, аның нигезендә ришвәт биргән зат җинаять кылганнан соң җинаятьне ачарга һәм (яисә) чикләүгә актив рәвештә булышса һәм (яисә) аңа карата вазыйфаи зат тарафыннан янау ихтималы булса, яисә җинаять кылганнан соң бу хакта үз ихтыяры белән хәбәр итсә, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:
1. Россия Федерациясенең Җинаять кодексы.
2. Нәрсә ул коррупция һәм аңа каршы ничек көрәшергә. «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе, Мәскәү, 2015 ел.