Казанның «Салават күпере» торак районының 1 нче кварталында Нурихан Фәттах урамында урнашкан 1-7 номерлы йортта ТР ДТК инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү уздырыла.
Торак йорт төзелеше 2020 елның июнендә башланган булган. Тышкы инженерлык челтәрләре булган йорт 17 катлы, анда гомуми мәйданы 18576,90 кв. метр булган 388 фатир бар.
Йортны төзүчесе – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КО.
Генераль проектлаучы – «Город» проект бюросы» ҖЧҖ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль подрядчы – «Тимерхан Строй» махсуслаштырылган төзүче оешма» ҖЧҖ.
Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.
Ахыргы тикшерү уңай нәтиҗә биргән очракта, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.