2021 елның 20 декабрендә 10 сәгатьтә төп офисның киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне – 9 декабрь турында.
Россиядә коррупциянең тарихи тамырлары һәм аңа каршы көрәшү турында.
2. 2021 елда Инспекциянең бюджет акчаларын тотуын контрольдә тоту турында.
3. 2021 елда Инспекциянең дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алганда коррупция дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итә торган чараларны гамәлгә ашыру турында.
4. Хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә физик һәм юридик затлардан бүләкләр алуны һәм бүләкләнүне тыю турында.
5. 2021 елда ТР ДТК инспекциясендә коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре турында.
6. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, башка дәүләт органнары һәм оешмалары тарафыннан 2021 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау» мәгълүмат-аналитика материалын карау турында.
7. Комиссиянең 2022 елга эш планын раслау турында.