Вероника өчен теләкләр чыршысы...

2021 елның 17 декабре, җомга

Яңа ел якынлаша. Ел саен Россиядә бәйрәм алдыннан «Теләкләр чыршысы» дигән ихтыяри федераль чара уздырыла.

Яңа ел хыяллары елкажеланий.рф дигән махсус сайтта, катлаулы авырулары булган балалар һәм өлкәннәр, ятим балалар, яшәү минимумыннан азрак керемле гаиләләрдәге балалар арасыннан теләге булган һәркемнән кабул итеп алына.

Ел саен акциядә Россия Президенты, федераль министрлар, төбәкләрнең җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнаша.

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Удмуртия Республикасының Сумси авылында яшәүче Кононова Вероникага яңа ел бүләге җиткерүдә катнашты. Кыз мольберт, акварель буяулары, пластилин һәм төсле акбурлар алачак, бу әйберләр Вероника өчен кечкенә сюрприз булачак.   

Вероникага – тугыз яшь, әнисе Татьяна Вячеславовна сүзләренә караганда, кыз бик тә рәсем ясарга ярата. Ул өченче математика сыйныфында укый. Укудан соң атнага берничә тапкыр, өч яшьтән бирле инде, сәнгать мәктәбенә йөри икән. «Без гаиләдә биш кеше. Мин хәзер өченче балабызны карау ялында, – дип сөйли Татьяна Вячеславовна, – ә моңа кадәр Росгосстрахта эшләгән идем. Артёмга тиздән бер яшь тула. Олысы Тимофейга – өч яшь. Балаларның әтисе пилорамда эшли. Кызым бик тә мольберт теләде. Ә тагын ул пластилиннан сыннар ясарга ярата. Әйтерсең лә, сез аның яраткан шөгыле турында белеп торгансыз. Верониканың хыялын чынга ашырганыгыз өчен рәхмәт сезгә!»

Бүләкләр алуы нинди күңелле, ә бүләк итүе – тагын да рәхәтрәк! Шулай бит? Бәлки әле киләчәктә Вероникка бөек рәссам булыр? Яки сынчы булып китәр? Әлегә фаразларга гына кала.

Иң мөһиме, нинди генә һөнәр сайласа да, лаеклы кеше, шәхес булсын, бәхетле һәм сәламәт булсын, якыннарын һәм дусларын шатландырып торсын.

Киләсе Яңа ел белән, Удмуртия кызы! Бөтен хыялларың чынга ашсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International