Бүген, 22 декабрьдә, «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында яшь рәссам Вероника Кононова үзе теләгән бүләк – мольберт алды. Кыз бала Удмуртия Республикасының Сюмси авылында яши һәм бик тә рәсем ясарга ярата.
Аның әнисе Татьяна Вячеславовна ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективына яңа ел бүләген алу һәм җибәрү эшләрен оештыруда рәхмәт белдерде. Хатта ул болай дип язган: «Хыялны чынга ашырган өчен рәхмәт! Хәзер инде энесе дә рәсем ясый. Барысына да бик ошый. Якынлашып килүче Яңа ел белән!»
Верониканың бүләкне ошатуына без бик шат. Аңа һәм күп балалы гаиләгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа ел кәефе телибез!