ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа закон буенча Иннополис поселогы район карамагындагы шәһәр итеп үзгәртеп корылачак.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Узган елда бөтен ил өчен торак төзелеше буенча 134 процедурадан торган бердәм исемлек төзелде, Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан төзелешкә рөхсәт алу вакыты буенча төбәкләрнең рейтинг исемлеге булдырылды. Беренче урында Татарстан Республикасы тора, бездә процедуралар 40 көнгә “сыеша”, соңгы урында – Санкт-Петербург (541 көн).

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

22
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Социаль ипотека механизмын кулланып, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстандагы бүгенге схема – проблеманы хәл итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылган традицион атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Күпфатирлы йортларны аварияле дип тануның яңа тәртибен билгеләүче закон проектын РФ Дәүләт думасы депутатлары карап тикшерергә җыена.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча зур эш алып барыла, әмма кайбер тармакларда булган проблемаларны хәл итү өчен эшлисе эшләр күп әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында хәбәр итте. 
Федерация  Советы 19 ноябрьдә төзелеш, проектлау һәм инженерлык эзләнүләре өлкәсендә үзен-үзе җайга салучы системаны камилләштерүгә юнәлдерелгән “Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм “Үзен-үзе җайга салучы оешмалар турында”гы Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законны хуплады.

19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Төзелештәге үзен-үзе җайга салу институты үзенең нәтиҗәлелеген исбатларга тиеш, югыйсә аның максатчанлыгы турында мәсьәлә кузгатылачак. Бу хакта Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень әйтте.

18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
“Россия гаиләсе өчен торак” программасын үтәү кысаларында Идел буенда 13 РФ субъекты белән килешүләр төзелгән, алар буенча эконом-класслы торак тапшыруның гомуми күләме - 5,3 млн. кв. метр. Торак тапшыруның игълан ителгән күләмнәре буенча Татарстан Республикасы, Башкортостан һәм Самара өлкәсе төбәкнең лидерлары булып тора.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
"Проблема шунда ки, сиңа закон буенча тиешле нәрсәләр өчен бездә ришвәт еш бирелә, һәм гомумән: социаль тәэминат, медицина, сәламәтлек саклау тиешле. Сине коридорда каталкада шәрә килеш тотмасыннар, ә палатага салсыннар һәм хезмәт күрсәтсеннәр өчен акча түләргә кирәк. Һәм бу мәгънәдә безнең вәзгыятьтә, — һәм тагын  якынча аларда да нәкъ шулай булган дөнья илләре бар, — коррупция кешенең хокукларын, кешенең гомер өчен, сәламәтлек өчен хокукын тәэмин итү мәсьәләсенә әверелә " - Елена Панфилова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International