2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) әзерләү, оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе буенча эш киңәшмәсе булды. Шулай ук юридик затлар эшчәнлеген билгеле бер куркынычлылык категориясенә кертүне билгели торган критерияләрне билгеләү мәсьәләләре турында да сүз барды. Киңәшмәдә Казан ш. Торак сәясәте идарәсе һәм Яр Чаллы ш. Башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Очрашу барышында әйтеп үтелгәнчә, хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе өлешле төзелеш объектларында тикшерүләр уздыру тәртибен регламентлый торган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы проектын әзерли. Киңәшмәдә белгечләрдән документларны төзегәндә исәпкә алыначак кисәтүләр һәм аңлатмалар тыңланды. Боерык тикшерүләр уздыру критерияләрен тәртипкә салу мөмкинлеген бирәчәк. Билгеләп узарга кирәк, күпфатирлы йортларны өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге өлкәдә зур эш башкарыла.
Лаеш районы, Олы Кабан авылында урнашкан "КАЗАНЬ ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге"нең 1.2 этабы, беренче чираты" төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм кулланыла торган энергия ресурсларын исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсен алды. Әлеге объектны төзүче – "КАЗАНЬ ЭКСПО" ҖЧҖ. Объектта күргәзмәләр павильоны һәм бушату зоналары бар.
Казан ш. һәм Азнакай ш.т.п. социаль ипотека программасы буенча төзелгән торак йортлар ярашлылык турында бәяләмә алды
Казан ш. Киров районындагы "Салават күпере" торак районында торак булмаган биналары булган 11-3 номерлы 18 катлы торак йорт 2018 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды, аның гомуми мәйданы 32711,5 кв. метр тәшкил итә. Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районында Көньяк-көнчыгыш торак микрорайонындагы Просторная ур., 8 адресы буенча урнашкан 60 фатирлы 5 катлы йортка да ярашлылык турында бәяләмә бирелде. Объектның гомуми мәйданы – 4618,8 квадрат метр. Объектны төзүче оешма – "Дәүләт торак фонды" коммерциясез оешмасы.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте
ТР ДТК инспекциясе башлыгы Василий Кудряшовның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
2018 елның 26 сентябрендә ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды
Ачык ишекләр көне
2018 елның 26 сентябрендә 10.00 сәгатьтә ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә фотокүргәзмә уза