2018 елның 26 сентябрендә ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 26 сентябрендә ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

 

2018 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 - Региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан гамәлдәге законнарның үтәлешен тикшерү турында.

- Административ хокук бозу эшләрен карау һәм ТР ДТК инспекциясе түләүләрен администрацияләү эшләренең торышы турында.

- ТР ДТК инспекциясендә Татарстан Республикасы Хисап палатасы уздырган тикшерү нәтиҗәләре хакында.

- Коррупциягә каршы көрәш турында законнардагы үзгәрешләр турында.

- Россия Федерациясе Президентының 29.06.2018 № 378 Указы белән расланган 2018-2020 елларга коррупциягә каршы көрәш буенча илкүләм планны карау турында.

- Инспекциядәге дәүләт граждан хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашу предметы буенча хезмәт тәртибенә куелган таләпләрнең үтәлүен РФ Федераль салым хезмәтенең "Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестры" белешмәләр базасыннан файдаланып тикшерү турында.

- Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан 2018 елда "Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү" буенча уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре хакында.

Комиссия утырышында ТР ДТК инспекциясе башлыгы Кудряшов В.А., төзелеше тәмамланган объектларны кабул итү тәртибенә күзәтчелек һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контроль бүлеге башлыгы Кәримова И.А., административ тәҗрибә бүлеге башлыгы Газизова А.А., юридик бүлек башлыгы Булатова Л.Т., финанс-икътисадый контроль бүлеге башлыгы Васина М.В., дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау секторының әйдәп баручы киңәшчесе, комиссия сәркатибе Игнатьева А.З. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International