1 октябрьдә без иң әһәмиятле һәм иҗтимагый мөһим даталарның берсен – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Әлеге ямьле вакыйга көнендә без тормышының алтын көзенә аяк баскан өлкәннәрне аеруча зур игътибар, кайгырту һәм күңел җылысы белән уратып алабыз.
Хөрмәтле өлкән буын кешеләре! Сезнең зирәклеккә баш иябез, һәрвакыт сездән үрнәк алабыз. Бүген илдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ихлас күңелдән Сезне тәбрик итәбез һәм иминлекле тормыш, ныклы сәламәтлек, зур бәхет һәм озын гомер телибез. Сезне һәрвакыт аңласыннар һәм хөрмәт итсеннәр, юлыгызда бары тик тугры юлдашлар гына очрасын. Ходай якласын сезне, уңыш урап узмасын.