2018 елның 26 сентябрендә 10.00 сәгатьтә ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 елның 26 сентябрендә 10.00 сәгатьтә киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булачак, түбәндәге мәсьәләләр буенча:

 

  1. Региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан гамәлдәге законнарның үтәлешен тикшерү турында.
  2. Административ хокук бозу эшләрен карау һәм ТР ДТК инспекциясе түләүләрен администрацияләү эшләренең торышы турында.
  3. ТР ДТК инспекциясендә Татарстан Республикасы Хисап палатасы уздырган тикшерү нәтиҗәләре хакында.
  4. Коррупциягә каршы көрәш турында законнардагы үзгәрешләр турында.
  5. Россия Федерациясе Президентының 29.06.2018 № 378 Указы белән расланган 2018-2020 елларга коррупциягә каршы көрәш буенча илкүләм планны карау турында.
  6. Инспекциядәге дәүләт граждан хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашу предметы буенча хезмәт тәртибенә куелган таләпләрнең үтәлүен РФ Федераль салым хезмәтенең "Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестры" белешмәләр базасыннан файдаланып тикшерү турында.
  7. Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан 2018 елда "Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү" буенча уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре хакында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International