ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Россия Хөкүмәте алданган өлешчеләргә ярдәм итүнең яңа механизмын эшләргә мөмкин, дип хәбәр итте сишәмбе көнне журналистларга вице-премьер Виталий Мутко.

Ул искәртеп узганча, 2019 елның 1 июленнән төзүчеләр гражданнарның акчасын җәлеп итү төзелешенә карата яңа кагыйдәләр буенча эшли башлаячак.

“Безнең тарафтан күрелә торган чаралар – ул өлешчеләр проблемасын хәл итү максатында җир кишәрлекләрен субъектларга һәм алга төзүче оешмаларга бушлай бирү. Әлеге механизм, кызганычка, банк тәэминатына күчү белән төгәлләнә, төзүче оешмаларның максатчан булмаган акчаларны тәмамланмаган төзелешкә юнәлтү мөмкинлеге булмаячак, шуңа күрә без хәзер яңа механизм өстендә эшләп, чишелеш юлларын эзләячәкбез”, – диде Мутко.

Элегрәк вице-премьер хәбәр иткәнчә, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен төбәкләргә 7.5 гектар мәйданлы биш кишәрлек тапшырылачак.

Хәзерге вакытта төзүче оешмалар өлешчеләр фондына һәр өлешле төзелеш шартнамәсе бәясенең 1,2%ын түли. 2019 елның 1 июленнән башлап алар эскроу-счетларыннан файдаланып, торакларны өлешле төзү схемасына күчәргә бурычлы, ул вакытта өлешчеләрнең акчалары банктагы махсус счетка күчәчәк һәм девелоперлар фатирлар сатып алучыларга тапшырылганчыга кадәр әлеге акчаны ала алмаячак.


РИА Новости


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында күзәтчелек гамәлгә ашырыла, шул исәптән гамәлдәге норматив актларда регламентлана торган хезмәте сагы таләпләренә һәм нормаларына карата да.

2018 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәт сагы нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен гомуми 8944,0 мең сумлык 271 карар чыгарылды. Бүгенге көндә республикада 127 карар буенча гомуми 6594,0 мең сумлык штраф түләттерелде.

Тикшерү барышында еш очрый торган төп бозулар булып махсус кием, төзелеш каскалары һәм хосусый яклаучы башка чараларның булмавы, газ баллоннарын саклаганда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү, биек урында эшләгәндә, шулай ук төзелеш корылмаларын урнаштырганда таләпләрне бозу һ.б. тора.

Татарстан Республикасының ДТКИ башлыгы Василий Кудряшов Төбәк бүлеге хезмәткәрләре өчен "Дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасын камилләштерү" темасына семинар-киңәшмә уздырды.

Чарада шулай ук Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин, хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов, төзелеше тәмамланган объектларны кабул итүгә күзәтчелек һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контроль бүлеге башлыгы Инна Кәримова, җыелма анализ бүлеге башлыгы Светлана Вишнякова катнашты.

Киңәшмәдә 2018 елның 3 августындагы 342 нче федераль закон нигезендә Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе һәм методикасы турында сөйләделәр.  

Шулай ук очрашу кысаларында Инспекция үсешенең төп векторлары билгеләнде. Василий Кудряшов хезмәткәрләрнең башкару дисциплинасына һәм гамәлгә ашырыла торган күзәтчелек сыйфатына игътибар бирергә кушты. 

Чыгыш ясаучы затлар семинар-киңәшмәдә катнашучыларның барлык сорауларына квалификацияле җаваплар һәм аңлатмалар бирделәр.

26 октябрьдә Казанда "Ак Барс" көрәш сарае мәйданчыгында 18 яшьтән кече булмаган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик ситильдә билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты узды. Чарага Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре дә килде. Хезмәткәрләр ярышларда катнашучы татарстанлылар өчен көч биреп торды.

Турнирда дөньяның 42 иленнән 200 артык көчле көрәшче катнашты. Бүгенге көндә билбау көрәше Татарстандагы популяр спорт төре булып тора. Яшьләр келәмгә Сабантуй вакытында гына түгел, ә төрле ярышларда да чыга. Бүген Татарстанда төрле яшьтәге биш мең кеше әлеге көрәш төре белән шөгыльләнә.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 24 октябрендә Казанның Авиатөзелеш районындагы Ленинград урамы буенча 19в санлы йорт төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), бүтән норматив хокукый актларның һәм проект документациясенең таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителүенә карата таләпләргә туры килүе турында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән бәяләмә алды.

Йортның төзүчесе булып "Сармай" ҖЧҖ тора, объектның гомуми мәйданы – 8907,2 кв.м.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәр хезмәткәренең һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килүендә мәнфәгатьле. Бүген Инспекциядә Инспекция хезмәткәрләренең биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүе буенча аттестация узды.

Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендәге аттестацияләү комиссиясендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының баш киңәшчесе Мәдинә Зарипова, "АБАДА" Фәнни-интеграция берләшмәсенең Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Ленар Сафиуллин, хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов, дәүләт хезмәте мәсьәләләре һәм кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Наталья Гапсәләмова катнашты.

 Граждан хезмәткәрләренә уздырылган аттестацияләү нәтиҗәләре буенча Инспекциянең унике граждан хезмәткәре биләгән вазыйфасына туры килү-килмәү буенча аттестатланды. Моннан тыш, Инспекциянең ике хезмәткәре вазыйфада үсү тәртибендә вакантлы граждан хезмәте вазыйфасын биләү буенча билгеләнгән тәртиптә кадрлар резервына кертү өчен тәкъдим ителде.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 23 октябрендә Казанда Киров районының "Салават Күпере" торак районында Нурихан Фәттах урамы буенча торак булмаган урыннары булган 8-1 номерлы 19 катлы торак йорт төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), бүтән норматив хокукый актларның һәм проект документациясенең таләпләренә, шулай ук капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителүенә карата таләпләргә туры килүе турында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән бәяләмә алды. Йортның төзүчесе булып "Дәүләт торак фонды" КО тора, объектның гомуми мәйданы – 27302,6 кв.м. 2018 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән шул ук микрорайонда 11-3 номерлы торак йортка ярашлылык турында бәяләмә бирелгән иде.

Россия түрәләре өлешле төзелештә төзүче оешмаларга банк ярдәмен күрсәтергә әзер булган банкларның кредит исемлегенә карата таләпләрне йомшартырга планлаштыра.

Россиянең Төзелеш министрлыгы, Россиянең Финанс министрлыгы һәм РФ Үзәк Банкы белән берлектә, өлешле төзелештә төзүче оешмаларга банк ярдәмен күрсәтергә әзер булган банкларның кредит исемлегенә карата таләпләрне йомшарту буенча карар әзерли.

Анда күрсәтелгәнчә, махсус счетлар һәм эскроу счетларын ачу өчен банкларның кредит рейтингын киметү мөмкинлеге күздә тотыла, бу исә торак төзелешен проект финанславын гамәлгә ашыру рөхсәт ителгән кредит оешмалары санын арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Хәзерге вакытта өлешле төзелешкә кредит бирергә мөмкин булган вәкаләтле банклар исемлегендә 58 оешма бар.

Таләпләр йомшартылган очракта АКРА илкүләм рейтингында кимендә "BBB- (RU)" дәрәҗәсендәге яки "Эксперт РА" агентлыгының рейтинг шкаласында "ruBBB-" дәрәҗәсендә булган банклар банк ярдәмен күрсәтә алачак.

2018 елның 1 июленнән өлешле төзелештә банк ярдәме механизмы мәҗбүригә әйләнде. Хәзерге вакытта банкның кредит рейтингы АКРА шкаласы буенча "A-(RU)" дәрәҗәсеннән яки "Эксперт РА" агентлыгы шакаласы буенча "ruA-" дәрәҗәсеннән ким булмаска тиеш.

"РИА Новости"


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түбән Камада социаль ипотека йорты тапшырылды, ул 2018 ел башыннан бирле алтынчысы булды. Шәһәрдә төбәк буенча 1,8 мең гаиләнең 650се шәһәрдә фатир алган. Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген хуҗаларын керткән йорт Кораб урамы, 54 адресында урнашкан. Гомуми мәйданы 4,5 мең кв. метр булган 80 фатирның күпчелеген социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет хезмәткәрләре һәм җирле предприятиеләрдә эшләүчеләр алган. Шул ук микрорайонда 80 һәм 160 фатирга исәпләнгән тагын 2 социаль ипотека йорты төзелеп килә.

Йорт төзелешенең инвесторы – Дәүләт торак фонды, техник заказчысы һәм подрядчысы – "ЖИК-НК" ҖЧҖ.

"РБК РТ"


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Өлешле төзелеш турындагы төзәтмәләр пакеты 2018 елның октябрь ае азагына кадәр Дәүләт Думасына кертеләчәк. Төзәтмәләр төзүче оешмаларга банк ярдәмен күрсәтүдәге аңлатмаларга, сатып алынган машина урыннарына һәм күпфатирлы йорттагы чолан бүлмәләренә кагылышлы үзгәрешләргә, карарлар кабул итү тизлеген җайга салуга кагылачак. Бу хакта Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин 19 октябрьдә РБКның "Проект финанславы: яңа шартларда ничек эшләргә?" конференциясе барышында хәбәр итте.

Россия Төзелеш министрлыгы тәкъдим итә торган үзгәрешләр өлешле төзелешнең яңа кагыйдәләрен үтәү өлешендә банклар һәм төзүче оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек итүдәге бәхәсле хәлләрне җайга салу өчен юнәлдерелгән. Министр урынбасары сүзләренә караганда, төзәтмәләр октябрь азагына кадәр Дәүләт Думасына кертеләчәк, аларга элегрәк Россия Төзелеш министрлыгы һәм РФ ҮБ тарафыннан ведомство актлары форматында чыгарылган аңлатмалар да кертеләчәк.

"Кызганыч, әмма барлык банклар да аңлатмаларга норматив хокукый актларга караган кебек карамый. Алар төзелеш оешмаларына банк ярдәмен җиңелрәк алу өчен кирәк. Боларның барысы да техник әйберләр, ләкин алар төзелеш процессына нык йогынты ясый", – дип билгеләде Никита Стасишин.

Асылда, закон проектында эскроу счетын ачу сроклары, банкның төзүче оешмага, әгәр ул әлеге банкта ачылган эскроу счетына өлешчеләрдән акча җыя башлаган булса, проектка финанс бирү вазыйфасы,әгәр төзүче оешма фатирларны өлешле төзелештә катнашучыларга максималь тиз арада сатып өлгерсә, проект кредитлары буенча ставкаларны киметү механизмы турында язылачак.

Моннан тыш, ведомстволарга, төзүче оешма бөлгенлеккә төшкән очракта, төзелә торган йортларда машина урыннарын һәм чолан урыннарын сатып алучыларны яклый торган төзәтмә кертү дә тәкъдим ителә. "Фатирлар сатып алганда кешеләр фатир гына түгел, ә машина урыннарын да, чолан бүлмәләрен дә ала. Мөгаен, әлеге урыннар фатирлар кебек үк кредиторларга китмәсә дөрес булыр", – диде министр урынбасары.

РФ Төзелеш министрлыгы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International