2026 елның 19 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс булды. Ул ведомство җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин рәислегендә узды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең белгечләре республиканың Балтач районындагы “Романтик” балаларны савыктыру лагерен тикшерүдә булдылар. Анда ашханәне реконструкцияләү төгәлләнгән, дип хәбәр итә ТР ДТК Инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев.
2026 елның 25 майда 15.30 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең туры эфиры узачак.
16 майда Алексеевск бистәсендә “Алексеевские перезвоны-2026” XXIV кыңгырау чыңы фестивале узды. Бу ел саен Татарстан Республикасының Алексеевск районы Алексеевск бистәсендә уза торган кыңгырау чыңы фестивале. Чара Рәсәйнең матди булмаган мәдәни мирасы буларак православие чаңы сәнгатен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
2026 елның 15 маенда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен “2026 елның 1 кварталында төзелеш күзәтчелеге нәтиҗәләре. Төп объектлар” темасына матбугат конференциясе узды. Модераторы – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
2026 елның 14 маенда Казанда, Петербург урамы, 28 адресы буенча Эшмәкәрләр йортында контроль (күзәтчелек) эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2026 елга бурычлар буенча түгәрәк өстәл узды. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан ЦУМын реконструкцияләүнең 2нче этабын тикшерә. Гомуми мәйданы 21279,26 кв. м булган биш катлы 4 нче блок тикшерелә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Казанда “Рәсәй – Ислам дөньясы: KazanForum 2026” XVII халыкара икътисадый форумы уза. Ул 103 ил вәкилләрен җыйды - бу чара тарихында рекордлы халыкара колач.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яшел Үзән районындагы “ТУРАNOVA” торак комплексының 2 нче номерлы яңа йортының (икенче чират) проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII халыкара икътисадый форумы узачак.