ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең белгечләре республиканың Балтач районындагы “Романтик” балаларны савыктыру лагерен тикшерүдә булдылар. Анда ашханәне реконструкцияләү төгәлләнгән, дип хәбәр итә ТР ДТК Инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Проект нигезендә ашханә бинасы – бер катлы, кирпечтән, турыпочмаклы формада, иңкү түбәле. Аның гомуми мәйданы 438 кв. м тәшкил итә.
Ашханә бинасында түбәндәге бүлмәләр урнашкан: вестибюль; 100 урынлык аш залы; кухняның җитештерү бүлмәләре (салкын закускалар участогы, кайнар цех, он цехы, яшелчә цехы, ит-балык цехы); юу бүлмәләре, келәтләр, йөкләү бүлмәләре; персонал өчен бүлмәләр, гардероб; өләшү зонасы; кызлар өчен, малайлар өчен, халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре (МГН) өчен бүлмәләр, ПУИ, душ бүлмәләре, калдыкларны вакытлыча саклау бүлмәсе; техник бүлмәләр – венткамера, электр щиты бүлмәсе.
Ашханә бинасына төп керү урыны шулай ук МГН өчен җайлаштырылган, күтәргеч, лапас белән җиһазландырылган.
Шулай ук җиде корпусның, медицина пунктының һәм спорт мәйданчыкларының төзелеп бетүе тикшерелә.
2024 елда капиталь ремонт барышында лагерьның унике корпусының бишесе яңартылды. Клуб шулай ук реконструкцияләнде.
Эшләр тәмамланганнан соң лагерь бер сменада 100 бала һәм яшүсмерне кабул итәчәк. Моннан тыш, язгы һәм көзге мәктәп каникулларында сменалар оештыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
“Романтик” лагерена капиталь ремонт балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңарту буенча республика программасы кысаларында башкарыла. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру “Яшьләр һәм балалар” милли проекты максатларына туры килә.
Төзүче – “Романтик” балалар җәйге сәламәтләндерү лагере” МБУ. Техник заказ бирүче – “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ. Проектлаучы – “Татинвестгражданпроект” төп территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы” ТР ДУП.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты