2026 елның 15 маенда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен “2026 елның 1 кварталында төзелеш күзәтчелеге нәтиҗәләре. Төп объектлар” темасына матбугат конференциясе узды. Модераторы – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Спикер булып Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин чыгыш ясады. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Радик Хәйруллин катнашты.
Илфарт Сафиуллин үзенең чыгышын ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге эшчәнлегенең 2026 елның 1 кварталындагы төп күрсәткечләреннән башлады. Әлеге чорда инспекция буенча исәпкә алынган контроль объектларының гомуми саны 700 тәшкил итте, шулардан – 333 торак төзелеше объекты.
“Рәсәй Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында” 31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль законы нигезендә 501 – контрольдә тотылучы зат белән үзара бәйләнештә контроль (күзәтчелек) чаралары (ККЧ); 44 – профилактик чара үткәрелде.
Капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә (ЯТБ) туры килүе турында бирелгән бәяләмәләр саны 2026 елның 1 кварталында – 48, документны бирүдән баш тарту турында карарлар саны 44 тәшкил итте. Бирелгән күрсәтмәләр саны – 265.
Инспекциянең вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 1122 беркетмә төзелгән. Шулардан 953 – административ хокук бозулар турында Рәсәй Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча беркетмә (төзелеш һәм төзелеш материалларын куллану өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен), 169 беркетмә РФ КоАПның 9.5 статьясы буенча (капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, аны файдалануга тапшыруның билгеләнгән тәртибен бозган өчен).
2026 елның 1 кварталында ачыкланган хокук бозулар факты буенча инспекция тарафыннан административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча 934 карар чыгарылган, шулардан 10 карар прокуратура органнары җибәргән материаллар буенча чыгарылган. Штрафларның гомуми суммасы 79272,0 мең сум тәшкил иткән.
Мәҗбүри таләпләрне бозмау турында 15 кисәтү бирелгән. Кисәтүләр саны – 209. Суд органнарына РФ КоАП 20.25 маддәсе буенча административ хокук бозулар кылган затларны җәлеп итү турында, атап әйткәндә, административ штрафны РФ КоАП 32.2 маддәсендә каралган срокта түләмәгән өчен 24 беркетмә җибәрелде.
Илфарт Сафиуллин капиталь төзелешнең төп объектлары турында сөйләде, аларны республика 2026-2027 елларда файдалануга тапшырырга планлаштыра. Нигездә инвестиция проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла торган социаль өлкә объектларына кагылды. Алар арасында – Алабуга, Питрәч муниципаль районының Көек авылы, Яшел Үзән муниципаль районының Октябрь Бистәсе балалар бакчалары; Әгерҗе, Буа, Минзәлә, Кукмара муниципаль районының Манзарас авылы мәктәпләре; Аксубай муниципаль районының Аксубай шәһәр тибындагы поселогында ясалма бозлы ябык боз шугалаклары, Яңа Чишмә муниципаль районының Яңа Чишмә авылы, Тукай муниципаль районының Круглое Поле авылы; Казанда уктан ату, Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәкләре һәм башкалар.
Трансляция биредә: https://vkvideo.ru/video-26433195_456249132?list=2f77f2e78431873ae8