Казанда KazanForum 2026 узачак

2026 елның 12 мае, сишәмбе

12 майдан 17 майга кадәр Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII халыкара икътисадый форумы узачак. 

Чараның максаты – Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту. 

Ел саен кунаклар һәм катнашучылар бай эшлекле программаны, нәтиҗәле очрашуларны билгеләп үтәләр, халыкара икътисадый форумның дәрәҗәсен һәм масштабын югары бәялиләр. Аның программасына берьюлы өч зур күргәзмә чарасы керәчәк. 

Россия һәм Ислам дөньясы илләре хезмәттәшлегенең халыкара күргәзмәсе инвестиция һәм инфраструктура проектларын тәкъдир итү өчен илдә иң эре мәйданчык булачак. Соңгы өч елда күргәзмәдә катнашучылар саны бер ярым тапкырга арткан-узган ел үз эшләнмәләрен 340 компания тәкъдим иткән. Төп темалар: ислам финанслары, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика, транспорт, мәдәният һәм туризм. 

Күчемсез милек буенча халыкара күргәзмә һәм конференция «Казан Экспо» А3 павильонында урнашачак. Традиция буенча биредә Россия һәм чит ил девелоперларының стендлары тәкъдим ителәчәк.

Зур габаритлы техниканың урам күргәзмәсе күргәзмә үзәгенең төп фасады каршында җәелдереләчәк. Экспозиция берничә юнәлешне үз эченә ала: инфраструктура һәм юл техникасы, логистика, сәнәгать һәм төзелеш җиһазлары, комплектлау әйберләре, шулай ук цифрлаштыру өлкәсендә инновацион эшләнмәләр.

Форум программасы белән аның сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kazanforum.ru/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International