ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Спас районы Болгар шәһәрендә “Дулкын” тренажер залы булган ябык бассейнын ачты.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәренең максаты – басуларда урып-җыю барышы белән танышу, шулай ук президент программаларын гамәлгә ашыруны тикшерү.

2
август, 2015 ел
якшәмбе
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 702 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14,2 млн. сумлык 430 карар чыгарылган. 7,2 млн. сумлык штраф алынган.

31
июль, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2015 ел һәм 2017 елга кадәрге планлы чор өчен кагыйдәләр җыелмасын карау һәм актуальләштерү планын раслады, шул чорда техник яктан җайга салу буенча, дәүләт бурычы кысаларында, төзелеш өлкәсендәге 250 тирәсе норматив-техник документларны карау һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына яңарту күздә тотыла.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Биектау район үзәгендә һәм Березовка авылында яшәүче балалы гаиләләрне быел куанычлы вакыйга көтә. Сентябрь башында ук инде Биектау станциясендә балалар бакчасы 220 балага үз ишекләрен  ачачак.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Типик проект документлары реестрын төзү бюджет акчасыннан файдаланып торгызыла торган объектлар төзелешенә сарыф ителгән вакытларны да, чыгымнарны да киметергә мөмкинлек бирәчәк – типик проекттан файдаланганда проектлау һәм экспертиза ясау чыгымнары минималь булачак.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
РФнең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов 2020 елга кадәр, РФдә өлешләп төзү системасыннан акрынлап китеп, әзер торак сатып алуның яңа системасына күчү бурычын йөкләде.

25
июль, 2015 ел
шимбә
36 мәктәптә эшләр тулысынча төгәлләнгән. 83 объектта эшләр дәвам итә. Коррекцион мәктәпләрнең берсендә капремонт беткән (Мөслим районы), калган 6 объектта эшләр дәвам итә.

24
июль, 2015 ел
җомга
Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. 

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
2016 елда Татарстанда соципотека буенча торак төзелешен 6,9%ка – 450,4 мең квадрат метрга кадәр арттыру планлаштырыла, дип хәбәр итте республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International