2016 елда Татарстанда соципотека буенча торак төзелешен 6,9%ка – 450,4 мең квадрат метрга кадәр арттыру планлаштырыла, дип хәбәр итте республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.
“2016 елда Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 450,4 мең квадрат метр булган 7,7 мең фатирлы 100 күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла”, – диде Фәйзуллин республика хакимиятендә булып узган киңәшмәдә.
Региональ төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елда социаль ипотека программасы буенча Татарстанда гомуми мәйданы 421,3 мең квадрат метр булган 7 мең фатирдан артык торак төзелергә тиеш. Беренче яртыеллыкта программа буенча гомуми мәйданы 70,2 мең квадрат метр булган 1,2 мең фатир файдалануга тапшырылган.
Фәйзуллин искәртеп узганча, республикада арендалы торак төзелеше дәвам итә, 2015 елда гомуми мәйданы 71,4 мең квадрат метр булган 21 торак йорт төзү планлаштырылган (2014 елда 52,9 мең квадрат метр арендалы торак төзелде). Ел башыннан бирле Алабугада һәм Казанда 10 мең квадрат метр мәйданлы өч арендалы торак файдалануга тапшырылган.
Министр китергән мәгълүматлардан аңлашылганча, барлыгы беренче яртыеллыкта 1,18 миллион квадрат метр торак сафка бастырылган, бу еллык бурычның 49,1%ын тәшкил итә (2015 ел планы – 2,4 миллион квадрат метр).
РИА Новости