Тиздән Биектау районында тагын ике бала бакчасы ачылачак

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Биектау район үзәгендә һәм Березовка авылында яшәүче балалы гаиләләрне быел куанычлы вакыйга көтә. Сентябрь башында ук инде Биектау станциясендә балалар бакчасы 220 балага үз ишекләрен  ачачак. Березовкада  да 80 балага  күптән көтелгән юлламалар эләгәчәк. Бу көннәрдә түбә ябу эшләре тәмамланып килә. Җәй ахырына  кадәр  бизәү  эшләрен төгәлләү һәм су, җылылык  торбалары  уздыру планлаштырыла.  
2015 елда бала бакчаларын төзү программа кысачаларында Татарстанда 127 бакчада 11 906 урын барлыкка китерергә планлаштырылган.
Программа буенча республикада 10 180 урынлы 73 мәктәпкәчә укыту учреждение төзелеше бара.
Шулай үк программа кысачаларныда 16 бала бакчасында ремонт башкарырга планлаштырылган,шулай итеп республикада тагын 900 урын барлыкка киләчәк. 38 бала бакчасында 825 өстәмә төркем башкарылачак.

ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International