Шувалов 2020 елга кадәр РФдә өлешләп төзү системасыннан китәргә кушты

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

РФнең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов 2020 елга кадәр, РФдә өлешләп төзү системасыннан акрынлап китеп, әзер торак сатып алуның яңа системасына күчү бурычын йөкләде.

Төзүчеләрнең төзелешнең башлангыч этапларында, банк гарантияләреннән файдаланып, гражданнарның акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге калачак. Бу хакта ТАССка аның секретариат вәкиле хәбәр итте.

24 июльдә, РФ президенты карамагындагы торак сәясәте һәм үтемле торакны арттыру буенча совет утырышында Шувалов тиешле әмер бирде. “Киңәшмәдә 2020 елга кадәр әзер торак сатып алуның яңа системасына этаплап күчү бурычы куелды. Төзелеш базарында катнашучыларга торак сатып алучы гражданнарга тәкъдим ителә торган хезмәтләренең үтәкүренмәлегеген арттырырга туры киләчәк”, – дип хәбәр итте беренче вице-премьер секретариаты вәкиле.

Хәзерге вакытта булган торак сату схемасы буенча подрядчы тарафыннан төзелеш эшләре кисәк туктатылуга, соңгысы тарафыннан дөрес булмаган финанс моделеннән файдалануга, шулай ук төзүченең бөлгенлеккә төшүенә яки аның тарафыннан акча үзләштерелүгә карата  гражданнар иминиятләштерелмәгән, дип искәртте ул.

Агентлыкның әңгәмәдәше мәгълүматларына караганда, яңа системага күчкәндә төзүчеләр элеккечә төзелешнең башлангыч этапларында гражданнарның акчаларын җәлеп итә алачак. Гражданнарны яклау буенча тәкъдим ителә торган инструментларның берсе буларак төзүче алган һәм төзелешнең бөтен финанслау күләмен каплый торган банк гарантиясе, шулай ук өч яклы шартнамә тора ала, соңгысында граждан һәм төзүчедән кала банк оешмасы да катнаша.

Граждан өчен ачык һәм аңлаешлы, финанс оешмасының гарантиясе белән тәэмин ителгән продукт булдыру “алданган өлешче” гыйбарәсен юкка чыгарырга тиеш, дип саный Шувалов секретариаты вәкиле.

Торак бәяләре 25, хәтта 40%ка артачак дигән сүзләр спекуляция генә, дип саный ТАСС әңгәмәдәше. Саклык банкы һәм БТВ тәҗрибәсеннән күренгәнчә, аларның төзүчеләр белән эшләүдә тотрыклы тәҗрибәсе бар, биредә граждан, торакны банк катнашында өлешләп түләү шарты белән сатып алып, билгеле бер “куркынычсызлык зонасы”нда тора, дип ассызыкладылар секретариатта.

ТАСС элегрәк хәбәр иткәнчә, Шувалов Россия законнарына тиешле үзгәрешләрне кертү буенча тәкъдимнәр эшләүгә карата РФ Төзелеш министрлыгы карамагында эш төркеме булдырырга кушты. Аны Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Наталья Антипина җитәкләячәк. Эш төркеменә банк берләшмәләрендәге вәкилләр һәм төзүчеләр керәчәк.

Әле 2013 елның декабрендә үк Шувалов өлешләп төзүдә гражданнарның якланмавына бәйле мәсьәләләр турында сөйләшүнең инициаторы булып, өлешләп төзү тәртибендә акча җәлеп итү механизмының максатчанлыгы һәм күпфатирлы йортларны төзегәндә кредит оешмалары аша финанслауга күчү мөмкинлеге турындагы мәсьәлә өстендә эшләргә кушкан иде.


ТАСС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International