2018 елга кадәр 250 тирәсе кагыйдәләр җыелмасын карау һәм актуальләштерү планлаштырыла

2015 елның 31 июле, җомга

Россия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2015 ел һәм 2017 елга кадәрге планлы чор өчен кагыйдәләр җыелмасын карау һәм актуальләштерү планын раслады, шул чорда техник яктан җайга салу буенча, дәүләт бурычы кысаларында, төзелеш өлкәсендәге 250 тирәсе норматив-техник документларны карау һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына яңарту күздә тотыла. Бу хакта Россиянең төзелеш министры Михаил Мень 31 июль көнне Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында Краснодар краенда булып узган төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әйтте.

Киңәшмә кысаларында Михаил Мень искәртеп узганча, төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү максатларында быел Төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре җитештерүчеләрнең илкүләм берләшмәсе төзелгән. “Хәзер тармактагы проблемалы һәм перспективалы мәсьәләләр, үстерүдә бердәм позиция эшләү буенча хакимиятнең җаваплы партнеры барлыкка килде”, - диде министр.

Моннан тыш, Россиянең Төзелеш министрлыгы белән Сәүдә-сәнәгать министрлыгы арасындагы вәкаләтләрне чикләү дә төзелеш индустриясе өчен әһәмиятле вакыйга булды. “Сәүдә-сәнәгать министрлыгына, төзелеш индустриясе предприятиеләре, дәүләт ярдәменең ресурсларыннан файдаланып,  җитештерүләрне һәм яңа куәтләрне сафка бастыру өчен реаль ярдәм ала алсын өчен, төзелеш материалларының сәнәгате өлешендә дәүләт сәясәте үткәрү функциясе тапшырылды. Төзелеш материалларын җитештерү күләмен техник яктан  җайга салу, мониторинглау һәм контрольдә тоту, сәнәгать җитештерүенең географик картасын тәгаен аңлар өчен предприятиеләрнең урнашкан урынын, җитештерелә торган продукциянең ассортиментын төгәл аныклау, төбәкләр буенча төзелеш материаллары базарларының сыйфатлы һәм күләмле продукция белән тәэмин ителгәнлеген ачыклау Төзелеш министрлыгына кагыла. Менә шундый уртак эш, ике министрлыкның бергәлеге, сүз дә юк, тармакка зур файда китерергә тиеш”, - дип ассызыклады Михаил Мень.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, төзелеш материалларының техник параметрлары һәм аларны файдалануга карата таләпләр төзелештә техник җайга салуның бердәм системасын тәшкил итүче кагыйдәләр җыелмасы һәм материалларга карата стандартлар белән билгеләнә. “Хәзерге вакытта Төзелеш министрлыгы проектлау һәм төзү өлкәсендә норматив-техник документларны эшләү һәм актуальләштерүнең яңа тәҗрибәсен тормышка ашыра – кагыйдәләр җыелмасы нигездә кызыксынган оешмалар тарафыннан гына эшләнә торган гаризаи тәртип урынына төзелештә техник нормалаштыруның системасын планлаштыруда дәүләт катнашуны торгызу күздә тотыла, барыннан да элек дәүләт бурычын башкару кысаларында. Бу эшне Төзелеш министрлыгы буйсынуындагы ФАУ ФЦС башкара”, - дип билгеләде Михаил Мень.

Ул хәбәр иткәнчә, Россиянең Төзелеш министрлыгы 2015 ел һәм 2017 елгы планлы чор өчен Кагыйдәләр җыелмасын эшләү һәм актуальләштерү планын раслады, шуның нигезендә бюджеттан тыш чыганаклар хисабына да техник җайга салу өчен дәүләт бурычы кысаларында КҖ эшләү күздә тотыла. “План буенча, Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2017 елга кадәр төзелештәге 247 норматив-техник документны эшләү һәм актуальләштерү максаты куелды. Планга кертелгән норматив-техник документларның 40%тан артык өлеше, таш һәм армоташ конструкцияләрне, тимер-бетон һәм бетон конструкцияләрен, металл һәм агач материалларын һәм конструкцияләрен, композит нигезендә эшләнгәнен дә кертеп, төрле төзелеш материалларыннан файдалануга карата таләпләр билгели”, - диде Михаил Мень.

Дәүләт стандартларын эшләү һәм актуальләштерү, шул исәптән төзелеш материалларына, эшләнмәләренә һәм конструкцияләренә карата, 465 “Төзелеш” техник комитеты эшчәнлеге һәм Росстандартның башка техник комитетлары эшчәнлеге кысаларында планлы характерга ия, дип тә өстәде ул. Соңгы чорда Россиянең Төзелеш  министрлыгы тарафыннан эшчәнлек өлкәләрен җайга салуда стандартлар эшләү күләме берничә мәртәбә арткан.

Россиянең Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень һәм Россиянең Сәүдә-сәнәгать министрлыгы башлыгы Денис Мантуров, Краснодар краена булган эш сәфәре кысаларында, шулай ук Кубаньның Стена материаллары комбинатында һәм Васюринодагы тимер-бетон эшләнмәләре заводында да булдылар.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International