Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы агымдагы елда кимендә 50 мәктәп проектын типик проектлар китапханәсенә кертергә уйлый, дип хәбәр итте журналистларга гомумбелем бирү учреждениеләре биналарын типик планлаштыру мәсьәләсе буенча булып узган Бөтенроссия киңәшмәсендә Россия төзелеш министры Михаил Мень, чара 29 июль көнне Мәскәү өлкәсенең Хөкүмәт йортында булды.
Михаил Мень искәрткәнчә, типик проект документлары реестрын төзү бюджет акчасыннан файдаланып торгызыла торган объектлар төзелешенә сарыф ителгән вакытларны да, чыгымнарны да киметергә мөмкинлек бирәчәк – типик проекттан файдаланганда проектлау һәм экспертиза ясау чыгымнары минималь булачак. Янга калдыру күләме 20%ка кадәр җитә ала, дип тәгаенләде министр.
“Бүген типик проект документлары реестрында, 10 гомумбелем бирү учреждениесе бинасын да кертеп, төрле төзелеш билгеләнешендәге 90 якын объект бар. Ләкин 2016 елда илдә актив рәвештә яңа мәктәпләр төзү планлаштырыла, шуңа күрә быел без, Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм төбәкләр белән берлектә, типик проектлар китапханәсен мәктәп проектлары белән тулыландыруга йөз тотабыз”, – диде Россия төзелеш министры.
Ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Россиянең Фән һәм Төзелеш министрлыклары киләчәк мәктәбе җавап бирергә тиешле критерийлар, шул исәптән күп функциялелек һәм трансформалашучанлык мәсьәләләре хакында сөйләшә. Һәр модуль үзенең функциональ мәгънәсенә, техник сыйфатламаларга һәм смета бәясенә ия булган модульле төзелеш технологияләре, модульләр санын үзгәртү бәрабәренә, төрле күләмдәге укучылары һәм функциональ ихтыяҗлары булган мәктәпләр төзергә мөмкинлек бирә.
“Бүген массакүләм белем бирү бертөрлелектән вариантлылык тарафына күчә бара, иске мәктәп бинасында аңа “кысан” була башлый. Шуңа күрә, идеалда, без заманча Россия мәктәпләренең типик проектлары җыелмасын булдырырга омтылабыз. Ләкин моның өчен зур эш башкарырга, иң башыннан ук үзгәрешләр кертергә– яңа норматив-техник документлар эшләргә һәм расларга кирәк, бу исә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән уртак хезмәттәшлекне тагын да көчәйтүне таләп итәчәк”, – диде министр.
Ул аңлатып киткәнчә, Россиянең Төзелеш министрлыгы турыдан-туры яңа буын мәктәпләрен төзүгә карата таләпләрне закон дәрәҗәсендә беркетергә мөмкинлек бирәчәк кагыйдәләр җыелмасы проектларын һәм башка норматив документларны эшләү, экспертизалау һәм раслау эшләренә керешәчәк.
Михаил Мень шулай ук типик проектлар китапханәсе булдыруның Россия шәһәрләрендә бер төрле биналар белән төзүгә китермәс, ә объектларның архитектура йөзлеген вариантларга була, дип тә ассызыклады.
Үз чиратында министр урынбасары Юрий Рейльян 2016 елдан башлап типик проектлар белән эшләгәндә биналарны мәгълүмати модельләштерү технологияләренә (BIM-технологияләр) күчү планлаштырылганлыгы турында хәбәр итте.