ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

“Дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү буенча идарә” дәүләт автоном оешмасы барлыкка килүгә бер  ел вакыт узды.

Яңа структура  күпьеллык эш тәҗрибәсе булган ике оешманы  Татарстан Республикасы төзелеше һәм архитектура буенча ведомстводан тыш экспертизасы  идарәсе һәм  "РИТҮ" ҖЧҖ  берләштерү  белән булдырылды, төзелеш экспертиза һәм бәяләр билгеләүнең яңа үсеш дәрәҗәсе булды. Идарәне Мәҗит Салихов җитәкли.

Бүгенге көндә "ТР ДЭБББИ" — Идел буенда урнашкан иң эчре эксперт үзәкләрнең берсе, ул  төзелеш һәм архитектурада бик күп төрле дәүләт хезмәте күрсәтә, шулай ук, проект документының булмаган экспертизасын да үткәрә.

"ТР ДЭБББИ"  барлык хезмәткәрләре даими рәвештә квалификацияләрен күтәрә. Мәгълүмати модельләштерү корылмалары (BIM) системасы кертелгәннән соң, экспертлык эшчәнлеге өчен хезмәткәрләр төзелештә мәгълүмати модельләштерү һәм BIM технологияләр буенча курслар үтте.

"ТР ДЭБББИ" барлыкка килгәннән бирле экспертиза үткәрү өчен 1336 проект килде. 2015 елда  проект документлары дәүләт экспертизасы үткән эшләрнең төп өлеше - коммуналь хуҗалыгы проектлары (51%) һәм торак йортлар (17%).


2
апрель, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 1 апреленә 577,3 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 101% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында  ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча республикада 916 фатирлы 44 йорт файдалануга тапшырылган.

Арендага бирелүче торак төзелеше программасы кысаларында 2016 елда 32 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә шуларның 12 объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган.

Алмаз Әхмәтшин шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. 1 апрельгә 120 ветеран өчен 18 йорт төзелеше дәвам итә.

2016 елда 38 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 2016 елның 31 мартына 3 сертификат рәсмиләштерелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 77 йортның   31е югары әзерлек дәрәҗәсендә, 30 йорт- уртача әзерлек дәрәҗәсендә, түбән әзерлек дәрәҗәсендә – 16 йорт.

2016 елның 1 апреленә “Авыл клублары” программасы кысаларында барлык 5 объектта эш бара.

Алмаз Әхмәтшин ТР Министрлар Кабинетының Төп ветеринария идарәсе ведомство учреждениеләрендә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе ведомство учреждениеләрендә капиталь ремонтның барышы турында сөйләде.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше кысаларында 2016 елның 1 апреленә 31 районда 42 фундамент корылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
 


1
апрель, 2016 ел
җомга

30 мартта ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекция хезмәткәрләре төзелеш оешмалары белгечләре, төзүчеләр, техник заказчы һәм проектчылар өчен үткәрелгән  "Шәһәр төзелеше һәм техник җайга салу өлкәсендә инвестиция проектында заказчы һәм генпроектировщикның төп функцияләре” семинарында катнашты. Семинарны оештыручылар - "ДАУ УГЭЦ" ТР белән берлектә, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Якты үзән" торак комплексындагы (Казан ш. Совет р-н, микрорайон М-1 Константиновка авылы)13-14 катлы 392 фатирлы №1-2 торак ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче -  ААҖ "Компроект", объектның гомуми мәйданы – 40056 кв. метр, фатирлар мәйданы – 26750 кв. м.

30 мартта ТР ДТК Инспекциясе киңәшмәләр залында видеоконференция режимында коррупциягә каршы көрәш буенча Комиссия утырышы узды. Анда Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясенең аерым дәүләт, федераль дәүләт хезмәте вазыйфаларын башкаручы һәм башка затларга вазыйфаи бурычларын үтәгәндә, мәнфәгатьләр конфликтыны китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну  туу турында» Указы, Россия Федерациясе Президентының  кайбер актларына кертелгән үзгәрешләр каралды. Шулай ук ведомство хезмәткәре Инна Кәримова Татарстан Республикасының 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы көрәш программасын гамәлгә ашуруда Инспекциядә хезмәт турында хисап белән чыгыш ясады.

 


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

1 апрельдән Татарстанда территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Инспекция үз ягыннан төзелеш башкарылган территориядә санитар-экологик торышны контрольдә тоту буенча, шулай ук төзелеш мәйданнан төзелеш калдыкларын махсус мәйданнарга чыгаруны контрольдә тоту буенча эш оештыра.

Бүген КДАТУда "Төзелештә җитештерү эшләрен биектә башкарганда куркынычсызлыкны оештыру һәм тәэмин итү " темасына семинар узды. Семинарны оештыручылар - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасы төзүчеләр Берлеге" Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсенең Региональ тармагы, АСРО "Татарстан Республикасы төзүчеләр Бердәмлеге", Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.

Семинар кысаларында “Монолит биналар төзелешендә төзелеш эшләрен биеклектә җитештергәндә  куркынычсызлык тәэмин итү” инновацион укыту-методик фильмы күрсәтелде.  

Семинар эшендә төзелеш оешмалары – СРО әгъзалары, төзелешнең дәүләт заказчылары һәм башкарма хакимият органнары катнашты.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 30 мартында киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы дәүләт Төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы катнашуында коррупциягә каршы тору буенча Комиссия утырышы узачак. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

 1. Россия Федерациясе Президенты Указын"Россия Федерациясенең аерым дәүләт, федераль дәүләт хезмәте вазыйфаларын башкаручы һәм башка затларга вазыйфаи бурычларын үтәгәндә, мәнфәгатьләр конфликтыны китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну  туу турында, Россия Федерациясе Президентының  кайбер актларына кертелгән үзгәрешләр.

2. Татарстан Республикасының  2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру программасын Инспекциядә тормышка ашыру турында хисап.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасы объектларын, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура  объектларын төзү мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмә узды, анда төзелеш  министры урынбасары Юрий Аляшев катнашты. Шулай ук  Заказ бирүчесе оешма, "АҖ СҖТ МИЗ "Алабуга" һәм проект институт "Татинвестгражданпроект" һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой" вәкилләре катнашты.

Төзелешне вакытында тәмамлау һәм объектларны куллануга тапшыруны тәэмин итү өчен төзелеш-монтаж эшләрен җитештерү графигы  булдыру һәм үтәү мәсьәләләре, җиһазлар белән комплектацияләү, кимчелекләрне бетерү буенча гарантия йөкләмәләрен үтәү, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгын үтәү турында фикер алышынды.  

 В настоящее время ОАО «Камгэсэнергострой» и его субподрядными организациями ведется строительство сетей теплоснабжения, газоснабжения, распределительных подстанций РП-10 кВ (РП-3.2; РП-3,6; РП-4.8) и кабельных линий 10 кВ к ним, выполняется вертикальная планировка территории. ГУП «Татинвестгражданпроект» продолжает работу по проектированию объектов Программы 2016-2017г.

Хәзерге көндә "Камгэсэнергострой" ААҖ һәм аның субподрядчы оешмалар тарафыннан  җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен, газ белән тәэмин итү, бүлгеч подстанцияләр РП-10 кВ " (РП-3.2; РП-3,6; РП-4.8) һәм аларга кабель линияләре төзү эшләре алып барыла.

Язгы чорда ташуга каршы чаралар булдыруга аерым игътибар ителде.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

21 марттаРоссия Министрлыгында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры беренче урынбасары  Андрей Чибис катнашуында  авария хәлендәге торактан күчерү буенча региональ адреслы программаларны тормышка ашыру темасына узган утырыш кысаларында әлеге программаларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләшенде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International