Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасын карады.
Владимир Путинны РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков һәм башкалар озата йөрде.
ТР Арбитраж судының яңа бинасын Казанда Яңа Комлы урамында 2013 елда төзи башладылар.
ТР Арбитраж судының рәисе Николай Новиков кунакларга яңа бинаны күрсәтте һәм ведомство эшчәнлеге турында сөйләде, гомуми зонаны, суд залларын, башка эш бүлмәләрен күрсәтте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, суд залларында заманча җиһазлар урнаштырылган, бу суд утырышларын видеоконференцэлемтә һәм видео-язмаларны файдаланып уздырырга мөмкинлек бирә.
Россия Президенты шулай ук гаризмаларны кабул итү терминалы эше белән танышты.
Владимир Путинга яңа бинаның заман таләпләренә җавап биргәне һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә шартлар булганы турында хәбәр иттеләр.
РФ Президенты, үз чиратында, билгеләгәнчә, Арбитраж судының төп бурычы - законлылыкны үтәү һәм гадел карарлар кабул итү.
14 апрельдә Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
2016 елның 3 ае эчендә (гыйнвар, февраль, март) ТР дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре төзелеш объектларында 743 тикшерү уздырды, алар нәтиҗәсендә 249 административ хокук бозу ачыкланган, 4,98 млн. Сумга штраф салынган. Барлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе 2016 елда күзәтчелеген 1033 объектта гамәлгә ашыра. 59 торак төзелеше ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
Татарстан Республикасында 2016 елның 15 апреленә 666,9 мең кв. м.торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 108% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 15 апрельгә 72,3 мең кв. метр мәйданлы 52 йорт гамәлгә кертелгән (1 мең 283 фатирлык).
2016 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 50,1 мең кв. м булган 32 торак йортны гамәлгә кертү планлаштырыла, диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Шулардан 12 объектта төелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Лаеш районында - 9, Иннополиста - 3), бер объектта территорияне төзекләндерү дәвам итә (Теләче районы), 18 объектта эчке эшләр бара (Әлки районы - 8, Иннополис - 9, Алабуга районы - 1). Моннан тыш, бер объектта санитар-техника эшләре бара, тәрәзә блоклары куела (Мамадыш районы).
Ирек Фәйзуллин, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча алынган федераль субсидияләр кысаларында республикада 98 ветеран өчен 17 йорт төзелә, дип белдерде. Шулардан 9 объект әзер диярлек, 7 объект уртача әзерлектә, бер объектта эшләр күп әле.
2016 елда республикада 38 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 18 апрельгә барлык 38 гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән, диде министр.
Татарстан Республикасында 2016 ел башыннан төзелеш өлкәсендә хезмәт саклау нормаларын башкару буенча ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 266 тикшерү үткәргән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Хезмәт саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу өчен 3 млн. 1 мең сулмык 78 карар чыгарылган, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.
"Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге" үзен-үзе җайга салу оешмасы үз әгъзалары булган 232 оешмада тикшерү үткәргән.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә, республикада санитар-экология ике айлыгы дәвам итә. Министрлык һәм ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә "Чиста төзелеш" чарасын уздыра.
1-12 апрель көннәрендә ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 10 хокук бозу ачыклаган һәм 10 административ беркетмәләр төзегән.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Объектның гомуми мәйданы – 14412,8 квадрат метр.
Түбән Камада 10-катлы тышкы инңенерлык челтәре булган, дәүләт программалары буенча төзелгән торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче – Татарстан Республикасы каршындагы Дәүләт торак фонды, объектның гомуми мәйданы – 5519,4 квадрат метр, фатирлар мәйданы – 4331,6 квадрат метр.
Бүген Бөгелмә шәһәрендә республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А. Р. Гатиятов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе А. Р. Галиулин, Әлмәттәге " Татарстан Республикасы Президенты каршындагы “дәүләт торак фондывәкиллеге җитәкчесе И. А. Яһудин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында төзелеш объектларын финанслау мәсьәләләре, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча күп фатирлы йортлар төзү, программасында катнашучыларны исәпкә кую мәсьәләләре каралды.
БМР материаллары буенча
Бүген Ютазы муниципаль районында авария хәлендәге торак йортлар фондыннан күчерү программасы кысаларында торак йортлар төзү буенча киңәшмә тузды. Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары М. М.Сәйфетдинов, Ютазы муниципаль районы башлыгы Р. М. Нуриев, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Р. Р. Мавлиев һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: төзелеш -монтаж эшләре темпын арттыру, хезмәткәрләр саны, аерым игътибар куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау темасына бирелде.
ЮМР материаллары буенча
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы һәм Спас муниципаль районнарында булды. Максаты - гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында яңа күп фатирлы йортлар төзелеше барышы белән танышу иде.
Кама Тамагының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогында Илдар Халиков ике 15 фатирлы торак йорт төзелешен тикшерде.
ТР Премьер-министры “ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов озатуында төзелеш мәйданчыгын карады һәм подрядчы белән эш барышы турында сөйләште. Аерым алганда, Илдар Халиков төзүчеләрне торак объектлар төзелешен тизләтергә чакырды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында 2016 елның 4-8 апрелендә хезмәт куркынычсызлыгы саклау буенча укулар узды. Бу курс барышында түбәндәге сораулар каралды: оешмда хезмәт куркынычсызлыгы саклауны оештыру; җитештерү мохитендә һәм хезмәт процессында зарарлы һәм куркыныч факторлар йогынтысы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре,зыян күргәннәргә беренче ярдәм күрсәтү.