ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 4 октябреннән 4 ноябренә кадәр «Достижения.РФ» (https://xn--d1acchc3adyj9k.xn--p1ai/) сайтында төрле өлкәләрдә ил төбәкләренең казанышлары өчен тавыш бирү үткәрелә.


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 25 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Алабугадагы яңа объектларга проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Биектау муниципаль районының «Атмосфера» торак комплексында 2.1 һәм 2.2 нче яңа йортларга йомгаклау тикшерүен башлап җибәрде.

2023 елның 25 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы, Красновидово авылында ашлык кабул итү причалы» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе «Dolce vitA» торак комплексы территориясендә түбәндәге адрес буенча уза: ТР, Югары Ослан муниципаль районы, Яр буе Морквашы авыл җирлеге.


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 10 июленнән «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр керткән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 10 июлендәге 286-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында «Әлмәт – Азнакай» автомобиль юлында (4+120 км) Дала Зәе елгасы аша реконструкцияләнгән күпергә проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирергә әзерләнә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Алабугада «Көньяк парк» торак комплексының яңа йортларын төзүнең 2 һәм 3 этапларын тикшерде.  №3, №4, №5, №6, №7, №8 торак йортлар тикшерелде.


22
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органының 4 нче бүлегенең өлкән белгече Татьяна Ирек кызы Бухамет үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Мәхәббәт» торак комплексында («Салават Күпере» торак районы) 1-3-2 номерлы йортка  карата йомгаклау тикшерүен уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International