Вәли Нәҗмиев: «Татарстанда капиталь төзелеш объектларында төзелеш материалларының сыйфатын билгеләргә мөмкинлек бирә торган бәйсез орган барлыкка килде»

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Елдан-ел Татарстан Республикасында төзелеш күләмнәре арта, төзелеш материалларының сыйфатына һәм объектларны тиз арада гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган технологияләргә таләпләр арта. Мондый шартларда әлеге бурычны хәл итү белән шөгыльләнүче оешма төзү зарурлыгы туды.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең «Татарстан Республикасының төзелештә тикшерүләр һәм сынаулар үзәге» дәүләт бюджет учреждениесен төзү инициативасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан хупланды.

2024 елның маенда ТР Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасының төзелештә тикшерүләр һәм сынаулар үзәге» дәүләт бюджет учреждениесен төзү турында» 387 номерлы карары чыкты. 2024 елның октябрендә учреждение эшчәнлек алып баруга аккредитация алды. Хәзерге вакытта аның штат саны 41 кеше тәшкил итә.

► ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиевның «Строэйспертиза» журналында «Татарстан Республикасының төзелештә тикшерүләр һәм сынаулар үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе эше турында әңгәмәсе:

https://stroyex.pro/vali-nazmeev-v-tatarstane-poyavilsya-nezavisimyj-organ-pozvolyayushhij-opredelyat-kachestvo-strojmaterialov-na-obektah-kapstroitelstva/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International