Яр Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алган. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Заманча балалар бакчасы Мәләкәс аръягының 25 нче микрорайонында урнашкан. Ул 220 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 3525,4 квадрат метр тәшкил итә. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.
Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф белән төркем бүлмәләре бар. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, методик кабинет, шәфкать туташы кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары да җиһазландырылган.
Якын-тирәдә күләгәле әвеслекләр белән урамда йөреп керү мәйданчыклары, физкультура мәйданчыгы булдырылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылган, газон җәелгән.
Быел Яр Чаллыда тагын ике балалар бакчасын тапшыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе социаль объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә. Рөстәм Миңнеханов «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны аерым контрольдә тота һәм балалар бакчаларында һәм яследә яңа урыннар кертүне тикшерә.
Татарстан Республикасы – илдә яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән беренче төбәкләрнең берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәрПрезидент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.
2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның аркасында ясле төркемдәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктураның мөһим объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.
Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Кама аръягы территориаль органында Төзүчеләр көне уңаеннан хезмәткәрләр хөрмәтләнде. ТР ДТКИ җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов Инспекция ветераны Светлана Михайловна Видяйкинага «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлекле медален тапшырды.
Линар Фатыйхов Инспекция коллективы исеменнән Светлана Михайловнага күпьеллык намуслы хезмәте, Инспекция үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Светлана Михайловна 1954 елның 27 февралендә ТАССРның Куйбышев районы, Куралово авылында туган. Төзелеш тармагында ул 1974 елдан бирле эшли. 2002 елдан башлап 2015 елга кадәр ТР ДТК инспекциясенең Кама аръягы территориаль органы (Чистай шәһәрендә) җитәкчесе була, шуннан соң лаеклы ялга киткән.
Светлана Михайловна – югары квалификацияле белгеч һәм компетентлы җитәкче, ул дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында эшләгән чорында катлаулы һәм җаваплы бурычларны хәл итә, Инспекция позицияләрен һәм мәнфәгатьләрен яклый. Күп кенә бүләкләр белән билгеләп үтелгән.
Бүген, 2020 елның 5 августында, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын төзү» объекты буенча төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
Проектта хастаханәнең төп корпусы, лаборатория корпусы, контроль-үткәрү пункты, блок-модульле котельный, кислород станциясе, дизель-генератор, канализация-насаос станциясе каралган.
Биш катлы бинаның гомуми мәйданы 19064,8 кадрат метр тәшкил итә. Объект Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 83 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Алабуга шәһәрендә 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырды.
Яңа уку йорты Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы, Алабуга шәһәренең 4 нче микрорайонында урнашкан. Дүрт катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 24625 квадрат метр тәшкил итә.
Проектта кече һәм өлкән сыйныфлар өчен блоклар, гомуми белем бирү бүлмәләре, төшке аш, бассейн, медпункт, спорт залы, уку залы булган китапханә һ.б. каралган. Шулай ук мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона да проектланган.
«Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән мәгариф учреждениеләре проектына карый. Әлеге мәктәптә балалар берьюлы өч: рус, татар һәм инглиз телләрен камилләштереп өйрәнә алачак.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сайтында «Виртуаль музей: ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарихы» дигән бүлек булдырылды. Анда әлеге күзәтчелек органы эшчәнлегенә кагылышлы архив документларын һәм фотосурәтләрен күрергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Архив фондында табылган борынгы документлар төзелештә күзәтчелек эшчәнлеге барлыкка килү һәм аның үсеш тарихы белән танышу мөмкинлеген бирә.
Советлар Союзы чорында РСФСР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле баш инспекциясе эшли, ул барлык өлкә, край, республикалар карамагындагы шәһәрләр инспекцияләре эшчәнлеген үзәкләштереп контрольдә тота.
1945 елда РСФСР инспекциясенең Үзәк аппараты белән Татарстан буенча структур күзәтчелек бүлекчәсенең хезмәт язуын уку кызыклы булыр, анда Бөек Ватан сугышы чорында Казан шәһәрендә консервацияләнгән объектлар турында мәгълүмат урнаштырылган.
ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Театр урамы буенча 1200 урынга исәпләнгән Опера театры, Чернышевский урамы буенча Дәүләт университетының уку бинасы, чукраклар мәктәбе, торак йортлар һ.б. объектларда дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра.
Инспекция хезмәткәрләре үз эшләрен башкарганда төзелеш сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертә, төзүчеләр өчен семинар-укулар уздыра, республика радиосы буенча чыгышлар ясый, «Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» газеталары битләрендә аңлатмалар һәм консультацияләр бирә.
Виртуаль музейны түбәндәге сылтама буенчакарап була:https://gsn.tatarstan.ru/virtualniy-muzey-istoriya-gosudarstvennogo.htm
2020 елның 30 июлендә, тикшерүләр программасы буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Борисовская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасының икенче этабы төзелешенә күчмә тикшерү үткәрде. Объект төзелеше «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
Әлеге тикшерү капиталь төзелеш объектын төзегәндә башкарыла торган эшләрнең, кулланыла торган төзелеш материалларының, мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документлары таләпләренә туры килүен билгеләү максатында үткәрелә.
Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары нигезендә коммуникацияләрне, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын үзгәртеп кору, терәк диварлары, светофор, тышкы яктырту объектлары урнаштыру, трамвай юллары төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыктагы күпер төзеләчәк. Яңа юлның озынлыгы 1,222 км тәшкил итәчәк.
Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла торган Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү төгәлләнеп килә.
Төзелешне тәмамлау турындагы белдерү нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Зур Казан боҗрасы. Мидхәт Булатов урамыннан башлап Техническая урамына кадәрге участок. (1 этап – Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр)» төзелеш объекты буенча ахыргы тикшерүне уздыра.
Тикшерү Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 52 статьясындагы 5 өлеше таләпләре үтәлешен билгеләү, шулай ук капиталь төзелеш объектын төзү барышында кулланыла торган төзелеш материалларының башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең, мондый эшләр нәтиҗәләренең проект документларына туры килү-килмәвен билгеләү максатында үткәрелә.
Ахыргы тикшерүне уздыру кысаларында Инспекция хезмәткәрләре техник заказчы һәм подрядчы оешма белән берлектә асфальтобетон катламнарның калынлыгын һәм катламнар арасындагы беркетмәләрне контрольдә тоту өчен кисентеләрне сайлап алуда катнашты.
Инспекторлар башкарылган эшләрнең проект документларына туры килүен, шулай ук башкарылган эшләр күләме буенча барлык башкарма документларның булуын тикшерә. Тикшерү уңай нәтиҗә биргән очракта, төзүче оешма дәүләт хезмәте күрсәтү – ярашлылык турында бәяләмә бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, бу аңа киләчәктә объектны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.
БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН: 2019 елның 25 июлендә «Главтатдортранс» ДКУ төзүче оешмасы тарафыннан ТР ДТК инспекциясенә билгеләнгән тәртиптә әлеге объектны төзи башлау турында хәбәр җибәрелгән булган. Шуннан бирле ТР ДТК инспекциясе тарафыннан төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге гамәлгә ашырыла. Төзелә торган объект буенча тикшерүләр расланган тикшерүләр программасы нигезендә үткәрелде. Барлыгы 11 күчмә тикшерү үткәрелде. Күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре элемтә, газүткәргеч, су үткәрү челтәрләрен, хуҗалык-көнкүреш канализациясен, электр белән тәэмин итү линияләрен үзгәртеп корганда, терәк стеналарның җир өсте һәм җир асты өлешләрен, юлүткәргечләрне, җир өсте җәяүлеләр кичүен һәм чистарту корылмаларын төзекләндергәндә башкарылган эшләрнең һәм кулланылган төзелеш материалларының ярашлы булуын тикшерде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2020 елның июле өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2425975.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә таба аласыз.
2020 елның 29 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән Түбән Кама һәм Алабугада булды. Сәфәр барышында ул кайбер әһәмиятле объектларның төзелеш мәйданнарын карады.
Василий Кудряшов «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбендә барган төзелеш эшләре белән танышты. Әлеге мәктәп белем бирү учреждениеләре проектына керә, аны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән. Объект төзелеше соңгы стадиягә кергән.
Аннары ул «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә торган ике балалар бакчасын карады. Төзелә торган объектларның һәрберсе 260 балага исәпләнгән. Хәзерге вакытта объектта гомумтөзелеш эшләре тәмамланган, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, вентиляцияләнә торган, элмә фасад урнаштыру, якындагы территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Бинада уен һәм физкультура мәйданчыклары, музыка залы, төркем һәм йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы һәм башка бүлмәләр каралган. Һәр балалар бакчасының гомуми мәйданы 3975,9 кв. метр тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү объектлары әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.
Шулай ук ул күнекмәләр алу өчен футбол манежын да карады, ул шулай ук югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Шуннан соң Василий Кудряшов ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Тикшерүләрнең расланган программасы кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе инспекторлары Буада Некрасов урамында урнашкан яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелә.
Хәзерге вакытта объектта вентиляцияләнә торган фасад буенча эшләр тәмамланып килә, эчке бизәкләү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, тирә-юньне төзекләндерү эшләре башланган, күләгә әвеслекләре урнаштырыла.
Ике катлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 260 балага исәпләнгән. Бу балалар бакчасы районда иң эреләрнең берсе булачак. Биредә 14 төркем ачу планлаштырыла. Бинада уен һәм физкультура мәйданчыклары, музыка залы, йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы һәм башка бүлмәләр каралган. Объектны тапшыру вакыты 2020 елның августында билгеләнгән. Тикшерү уңай нәтиҗә алган очракта, әлеге социаль объектка проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә биреләчәк.