Яр Чаллыда яңа балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән уңай бәяләмә алды

2020 елның 7 августы, җомга

Яр Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алган. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Заманча балалар бакчасы Мәләкәс аръягының 25 нче микрорайонында урнашкан. Ул 220 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 3525,4 квадрат метр тәшкил итә. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.

Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф белән төркем бүлмәләре бар. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, методик кабинет, шәфкать туташы кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары да җиһазландырылган.

Якын-тирәдә күләгәле әвеслекләр белән урамда йөреп керү мәйданчыклары, физкультура мәйданчыгы булдырылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылган, газон җәелгән.

Быел Яр Чаллыда тагын ике балалар бакчасын тапшыру планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе социаль объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә. Рөстәм Миңнеханов «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны аерым контрольдә тота һәм балалар бакчаларында һәм яследә яңа урыннар кертүне тикшерә.

Татарстан Республикасы – илдә яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән беренче төбәкләрнең берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәрПрезидент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның аркасында ясле төркемдәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктураның мөһим объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.

​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International