Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Кама аръягы территориаль органында Төзүчеләр көне уңаеннан хезмәткәрләр хөрмәтләнде. ТР ДТКИ җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов Инспекция ветераны Светлана Михайловна Видяйкинага «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлекле медален тапшырды.
Линар Фатыйхов Инспекция коллективы исеменнән Светлана Михайловнага күпьеллык намуслы хезмәте, Инспекция үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Светлана Михайловна 1954 елның 27 февралендә ТАССРның Куйбышев районы, Куралово авылында туган. Төзелеш тармагында ул 1974 елдан бирле эшли. 2002 елдан башлап 2015 елга кадәр ТР ДТК инспекциясенең Кама аръягы территориаль органы (Чистай шәһәрендә) җитәкчесе була, шуннан соң лаеклы ялга киткән.
Светлана Михайловна – югары квалификацияле белгеч һәм компетентлы җитәкче, ул дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында эшләгән чорында катлаулы һәм җаваплы бурычларны хәл итә, Инспекция позицияләрен һәм мәнфәгатьләрен яклый. Күп кенә бүләкләр белән билгеләп үтелгән.