«Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе проект документларының ярашлылыгы буенча бәяләмә алды

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Алабуга шәһәрендә 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырды.

Яңа уку йорты Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы, Алабуга шәһәренең 4 нче микрорайонында урнашкан. Дүрт катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 24625 квадрат метр тәшкил итә.

Проектта кече һәм өлкән сыйныфлар өчен блоклар, гомуми белем бирү бүлмәләре, төшке аш, бассейн, медпункт, спорт залы, уку залы булган китапханә һ.б. каралган. Шулай ук мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона да проектланган.

«Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән мәгариф учреждениеләре проектына карый. Әлеге мәктәптә балалар берьюлы өч: рус, татар һәм инглиз телләрен камилләштереп өйрәнә алачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International