ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сайтында «Виртуаль музей: ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарихы» дигән бүлек булдырылды. Анда әлеге күзәтчелек органы эшчәнлегенә кагылышлы архив документларын һәм фотосурәтләрен күрергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Архив фондында табылган борынгы документлар төзелештә күзәтчелек эшчәнлеге барлыкка килү һәм аның үсеш тарихы белән танышу мөмкинлеген бирә.
Советлар Союзы чорында РСФСР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле баш инспекциясе эшли, ул барлык өлкә, край, республикалар карамагындагы шәһәрләр инспекцияләре эшчәнлеген үзәкләштереп контрольдә тота.
1945 елда РСФСР инспекциясенең Үзәк аппараты белән Татарстан буенча структур күзәтчелек бүлекчәсенең хезмәт язуын уку кызыклы булыр, анда Бөек Ватан сугышы чорында Казан шәһәрендә консервацияләнгән объектлар турында мәгълүмат урнаштырылган.
ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Театр урамы буенча 1200 урынга исәпләнгән Опера театры, Чернышевский урамы буенча Дәүләт университетының уку бинасы, чукраклар мәктәбе, торак йортлар һ.б. объектларда дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра.
Инспекция хезмәткәрләре үз эшләрен башкарганда төзелеш сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертә, төзүчеләр өчен семинар-укулар уздыра, республика радиосы буенча чыгышлар ясый, «Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» газеталары битләрендә аңлатмалар һәм консультацияләр бирә.
Виртуаль музейны түбәндәге сылтама буенчакарап була:https://gsn.tatarstan.ru/virtualniy-muzey-istoriya-gosudarstvennogo.htm