ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

1 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә җитәкче вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта территориаль органнарның җитәкчеләре һәм аппарат бүлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында киләсе атнаның эш мәсьәләләре каралды, Илфарт Фәтхрисламович җаваплы затларга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшне активлаштырырга кушты.

Утырышта проект документларына үзгәрешләр керткәндә РФ Шәһәр төзелеше кодексының 48-49 статьяларында билгеләнгән тәртипне, вазыйфаи затларның башкарма һәм хезмәт дисциплинасын тайпылышсыз үтәү, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре каралды.  


26
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстанда «Забота» цифрлы платформасын эшләтеп җибәрделәр, аның ярдәмендә социаль ярдәм чараларын алырга мөмкин. Әлеге кушымтадан iOS һәм Android операцион системаларындагы җайланмалар файдалана ала.

Платформада инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, балага айлык пособие, балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең төп һәм өстәмә компенсацияләре, күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, күпбалалы гаиләләргә юлда йөрү өчен субсидияләр, күпбалалы гаиләләргә даруларга субсидияләр һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен ЕДВ кебек социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бар. 2021 ел дәвамында социаль ярдәм чараларының саны 15кә кадәр артачак.

Платформа түләүләр алуга гариза тапшырганда вакытның 20 процентына кадәр янга калдырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта кулланучыларга мәгълүматларны да мөстәкыйль күрсәтергә туры килмәячәк: алар барысы да автомат рәвештә тутырылачак. Моннан тыш, сервис цифрлы профильдә саклана торган мәгълүматтан чыгып ярдәм итүнең кулай чаралары турында хәбәр итәчәк.

Кушымта ярдәмендә бирелгән гаризаның статусын күзәтеп торырга һәм түләү алу вакытын төгәл белергә мөмкин булачак. Платформага кертелгән калькулятор түләү суммасын исәпләргә мөмкинлек бирәчәк. Аларны алу өчен банк картасын бәйләргә була. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча укырга мөмкин: https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2704995.pdf


20
февраль, 2021 ел
шимбә

19 февральдә канализация насос станциясеннән этем коллекторлары булган «Заречная» канализация насос станциясе төзелешенең беренче этабы Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектын энергетика ресурслары приборлары белән тәэмин итү таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмә алды.

Яңа станция бер сәгатькә 20 мең кубометрга кадәр агынты су кабул итү һәм аны транспортлауга исәпләнгән, бу Казанның төньяк өлешен канализацияләү мөмкинлеген бирәчәк, болар Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш районнары, Яңа Савин районының бер өлеше. Шулай ук яңа канализация насос станциясе халыкны Татарстан башкаласының Киров районындагы Несмелов урамындагы сасы истән дә коткарырга ярдәм итәчәк.   

Моннан тыш, яңа канализация насос станциясен гамәлгә кертү киләчәктә файдалануга тапшырылачак 4 миллион квадрат метрга кадәр торакны канализация белән тәэмин итәчәк. Шулай итеп, төньяк өлештә торак йортлар һәм социаль объектлар төзү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.

Хәзер Казанның төньяк өлеше өчен «Верхняя» КНС җавап бирә, ул сәгатенә нибары 12 мең кубометр гына тәэмин итә ала. Аны 1973 елда кулланылышка керткәннәр. Киров районында озак вакыт дәвамында заманча канализация системасы булмаган. Хәзер бу проблема хәл ителәчәк.

Хөрмәтле ир-атлар! Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хатын-кызлары коллективы исеменнән Сезне якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны яклаучылар көне – батырлык, намус һәм фидакарьлек бәйрәме белән тәбрик итәбез. Гадәттәгечә, 23 февраль көнне без Ватаныбызны саклаучы, Ватаныбыз хакына хезмәт итүче ир-атларга ихтирам белдерәбез.

Ныклы таяныч булуыгыз, мөһим карарлар кабул итүегез өчен без Сезгә рәхмәтле!

Бу истәлекле көндә Сезгә рух көрлеге, уңышлар һәм иминлек, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бетмәс-төкәнмәс энергия һәм көч, тыныч күк йөзе телибез!


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

13 февральдә Казанда иң күләмле кышкы спорт чарасы – «Россия чаңгы юлы - 2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында оештырылган традицион спорт сөючеләр бәйрәмендә катнашты.

Чарада республика министрлыклары һәм шәһәр структуралары җитәкчеләре өчен 2 км озынлыкка йөгереш оештырылды. Инспекциядән әлеге ярышларда ТР ДТКИ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин катнашты.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Россия чаңгы юлы» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары бер үк вакытта Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә узды.

Казанда актив ял яратучылар өчен дүрт мәйданчык оештырылган иде: Горкино-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамында, Нагорный бистәсендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында. Йөгерешләрдә 21,3 мең кеше катнашкан.

Ярышлар халыкны даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелә. Катнашучылар үз көчләрен сынады һәм озак вакытка күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Киров районындагы Несмелов урамы буенча урнашкан шәһәрнең иң мөһим инфраструктур проектларыннан берсе – «Заречная» канализация-насос станциясендә актыккы тикшерүгә кереште. Биредә эшләр финиш сызыгына якынлашкан.  Объект «Водоканал» МУП инвестпрограммасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән торгызыла. Яңа КНС Казанның көнчыгыш өлешендә канализация мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Хәзерге вакытта КНС буенча җир асты һәм җир өсте өлешен, ярдәмче корылмалар, инженерлык коммуникацияләре, технологик җиһазлар төзү, коймалау һәм территорияне төзекләндерү эшләре тулы күләмдә башкарылган.

Тикшерү барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең, инженер-техник тәэмин ителешнең проект документларындагы таләпләргә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе тикшереләчәк.

«Заречная» канализация-насос станциясенең үзенчәлеге – аның җитештерүчәнлегендә, ул Казанның төньяк өлешендә сәгатенә 20 мең кубометр агынты су чыгара алачак.

Хәзерге вакытта беренче этапны гамәлгә ашыру төгәлләнгән. КНС җир асты өлешенең тирәнлеге – 15 м, стаканның эчке диаметры – 26 метр. Икенче этап кысаларында 9 км озынлыкта терәк коллекторлар төзү планлаштырыла.

Яңа станция көнгә 15 мең кубометрга кадәр су кабул итүгә һәм транспортлауга исәпләнгән, ә киләчәктә гамәлгә кертеләчәк 4 миллион квадрат метрга кадәр торак йортлар канализация белән тәэмин ителәчәк. Шулай итеп, төньяк өлештә торак йортлар, социаль объектлар төзү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Шулай ук яңа КНС халыкны Несмелов урамы районындагы начар истән дә арындырырга ярдәм итәчәк.   

Хәзер Казанның төньяк өлеше өчен «Верхняя» КНС җавап бирә, ул сәгатенә 12 мең кубометрдан да артык тәэмин итә алмый. Аны 1973 елда файдалануга тапшырганнар. Киров районы озак вакытлар дәвамында заманча канализация системасыннан мәхрүм булган. Хәзер бу проблема хәл ителәчәк.

Ахыргы тикшерү нәтиҗәләре буенча, кисәтүләр булмаса, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Менделеевск шәһәренең Габдулла Тукай урамы, 2 поз. төзелеше буенча торгызыла торган күпкатлы торак йортны тикшерде. Бина «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

«Хәзерге вакытта объектта фатирларны эчке бизәкләү эшләре бара: түшәмнәр тарттырыла, бүлмә ишекләре куела, обойлар ябыштырыла, йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтыру бара, су үлчәме алу өчен җиһазлар урнаштырыла», – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.  

Проект буенча, биш катлы йорт 60 фатирга исәпләнгән, аның гомуми мәйданы 4270 кв.метр тәшкил итә. Йортны төзүче – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре ташламалы ипотека республика программасы буенча төзелгән, күптән көтеп алынган фатирларын алачак.  

«Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора», – дип өстәде Илфарт Сафиуллин.

Бүгенге көндә бинаның корпусы төзелгән, шулай ук керү төркемнәре, гомуми кулланылыштагы урыннарны (лифт холлары, баскычлы урыннар) бизәкләү эшләре башкарылган, йорт территориясендә балалар өчен уен мәйданчыкларының кече архитектура формалары урнаштырылган.  

Төзелеш эшләрен тәмамлау вакыты – 2021 елның икенче кварталы.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

«Фән» илкүләм проекты буенча фәнни-белем бирү үзәкләрен булдыру буенча конкурсларында, шулай ук «Приоритет 2030» стратегик академия лидерлыгы программасында актив катнашырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм регионда фән һәм технологияләр елын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

«Фән, мәгариф һәм икътисадның реаль секторы кооперациясе өчен узган ел «Циркуляр икътисад» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәге булдырдык. Конкурс нигезендә сайлап алу вакытында Татарстан гаризасы җиңүче дип табылмаса да, проект үзе актуаль. Фәнне алга этәрергә кирәк булган төбәкне сайладылар, шуңа да карамастан, без бу эшне туктатмыйбыз», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, циркуляр икътисад — ул вакытның яңа таләбе, һәм ул гомумән Россия өчен мөһим. «Һәм без аны федераль дәрәҗәдә дә алга этәрәчәкбез», — дип билгеләп үтте ул.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстан предприятиеләре традицион алымнарны инновацияләргә алыштырырга мөмкинлек бирүче фән сыйдырышлы технологияләрне гамәлгә кертүгә күчәргә тиеш. «Бары тик шул очракта гына без яңа эш урыннары булдыру, экологик продуктлар һәм технологияләр, шулай ук тулаем төбәк продуктының үсеше рәвешендә нәтиҗә алачакбыз», — дип билгеләп үтте ул.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе искәртеп уза: РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 19 гыйнварындагы 20 номерлы карары нигезендә, биналарның һәм корылмаларның, аларның төзелеш конструкцияләренең нигез грунтлары торышын тикшерү буенча эшләр махсус инженерлык эзләнү төре булып тора.

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 47 статьясының 2 пункты таләпләре нигезендә, төзүче оешма, техник заказчы белән төзелгән инженерлык эзләнүләрен үтәү турындагы килешүләр буенча эшләр, әгәр бу статьяда башкасы каралмаган булса, бары тик инженерлык эзләнү өлкәсендә үзкөйләнешле оешма әгъзалары булып торган шәхси эшкуарлар яки юридик затлар тарафыннан гына башкарылырга тиеш.

2018 елның 20 сентябрендәге 38887-ЛС/02 номерлы хатында Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы да бу фикерне хуплый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International