Менделеевскта социаль ипотека программасы буенча торак йортны 2021 елның икенче кварталында төзеп бетерергә планлаштыралар

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Менделеевск шәһәренең Габдулла Тукай урамы, 2 поз. төзелеше буенча торгызыла торган күпкатлы торак йортны тикшерде. Бина «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

«Хәзерге вакытта объектта фатирларны эчке бизәкләү эшләре бара: түшәмнәр тарттырыла, бүлмә ишекләре куела, обойлар ябыштырыла, йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтыру бара, су үлчәме алу өчен җиһазлар урнаштырыла», – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.  

Проект буенча, биш катлы йорт 60 фатирга исәпләнгән, аның гомуми мәйданы 4270 кв.метр тәшкил итә. Йортны төзүче – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре ташламалы ипотека республика программасы буенча төзелгән, күптән көтеп алынган фатирларын алачак.  

«Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора», – дип өстәде Илфарт Сафиуллин.

Бүгенге көндә бинаның корпусы төзелгән, шулай ук керү төркемнәре, гомуми кулланылыштагы урыннарны (лифт холлары, баскычлы урыннар) бизәкләү эшләре башкарылган, йорт территориясендә балалар өчен уен мәйданчыкларының кече архитектура формалары урнаштырылган.  

Төзелеш эшләрен тәмамлау вакыты – 2021 елның икенче кварталы.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International