«Фән» илкүләм проекты буенча фәнни-белем бирү үзәкләрен булдыру буенча конкурсларында, шулай ук «Приоритет 2030» стратегик академия лидерлыгы программасында актив катнашырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм регионда фән һәм технологияләр елын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
«Фән, мәгариф һәм икътисадның реаль секторы кооперациясе өчен узган ел «Циркуляр икътисад» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәге булдырдык. Конкурс нигезендә сайлап алу вакытында Татарстан гаризасы җиңүче дип табылмаса да, проект үзе актуаль. Фәнне алга этәрергә кирәк булган төбәкне сайладылар, шуңа да карамастан, без бу эшне туктатмыйбыз», — диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, циркуляр икътисад — ул вакытның яңа таләбе, һәм ул гомумән Россия өчен мөһим. «Һәм без аны федераль дәрәҗәдә дә алга этәрәчәкбез», — дип билгеләп үтте ул.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстан предприятиеләре традицион алымнарны инновацияләргә алыштырырга мөмкинлек бирүче фән сыйдырышлы технологияләрне гамәлгә кертүгә күчәргә тиеш. «Бары тик шул очракта гына без яңа эш урыннары булдыру, экологик продуктлар һәм технологияләр, шулай ук тулаем төбәк продуктының үсеше рәвешендә нәтиҗә алачакбыз», — дип билгеләп үтте ул.