13 февральдә Казанда иң күләмле кышкы спорт чарасы – «Россия чаңгы юлы - 2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында оештырылган традицион спорт сөючеләр бәйрәмендә катнашты.
Чарада республика министрлыклары һәм шәһәр структуралары җитәкчеләре өчен 2 км озынлыкка йөгереш оештырылды. Инспекциядән әлеге ярышларда ТР ДТКИ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин катнашты.
«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Россия чаңгы юлы» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары бер үк вакытта Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә узды.
Казанда актив ял яратучылар өчен дүрт мәйданчык оештырылган иде: Горкино-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамында, Нагорный бистәсендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында. Йөгерешләрдә 21,3 мең кеше катнашкан.
Ярышлар халыкны даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелә. Катнашучылар үз көчләрен сынады һәм озак вакытка күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.