ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яр Чаллы шәһәренең “Замелекесье” торак районының 26 микрорайонында күпкатлы торак комплексы төзелешенең VI этабы төзүчесенә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
“17 катлы яңа торак йорт төзелде. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 8006,20 кв.метр булган 150 уңайлы заманча фатир әзер. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән һәм яктыртылган”, – дип хәбәр итә республика ведомствосы башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Объектны төзүче – “Реал Эстейт Сити” махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “НЧ-Строй” ҖЧҖ. Проектлаучы – “ЭГП” ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты