Ел саен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары студентлары диплом алды практикасы уза. Аларның берсе – “Казан педагогика көллияте” ДАҺБУнең 942нче группа IV курс студенты Ирек Кадыйров.
“Инспекциядә мине яхшы каршы алдылар һәм эш башкаручы вазыйфасына алдылар. Минем остазым – инспекциянең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге башлыгы Руслан Валерьевич Сулагаев, – ди Ирек. – Минем “Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру” белгечлеге буенча практикам 20 апрельдә башланды һәм 17 майда тәмамланачак. Булачак һөнәремдә кирәкле белемнәр алырмын дип өметләнәм”.
ТР ДТК Инспекциясендә студентларны укыту “Рәсәй Федерациясендә мәгариф турында” 29.12.2012 № 273-ФЗ ФЗның 13 маддәсенең 7 өлеше һәм “Укучыларны практик әзерләү турында” 05.08.2020 № 885/390 РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән расланган укучыларны практик әзерләү турындагы Нигезләмә нигезендә үткәрелә.